tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хельсинки татары: Мин стратегиягә татар телен латин хәрефләре белән өйрәтүне кертер идем
Хельсинки татары: Мин стратегиягә татар телен латин хәрефләре белән өйрәтүне кертер идем

Хельсинки татары: Мин стратегиягә татар телен латин хәрефләре белән өйрәтүне кертер идем

Финляндиянең Хельсинки шәһәреннән II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездына килгән Бәдретдин Гөлтән татар халкының үсеш стратегиясенә татар телен латин хәрефләре белән өйрәтүне кертү, кирәк дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Глобализация диләр… Ә әгәр Татарстан яшьләре, шул исәптән, бизнес вәкилләре дә латин хәрефләре белән татар телен өйрәнсә, шунда беррәттән инглизчә, алманча, французча да өйрәнер иде. Шуның белән бизнес та уңайрак эшкә керешер иде”, – ди әңгәмәдәш.

Бәдретдин Гөлтән гаиләдә татарча сөйләшүләрен әйтте. Оныгым Дамлага 2 яшь тула, ул да татарча сөйли”, – диде. Ул татар теленнән тыш, финча, шведча, инглизчә, алманча, французча, төрекчә белә. “Безнең Финляндиядә мәктәпләр бик күп телләр өйрәтә”, – дип белдерде.

“Фин мәмләкәте кечкенә, 5,5 млн кеше яши, ә татарлар 600-700 генә. Без азчылык, ләкин балаларга татар телендә уку китаплары, үзебезгә дини китаплар бастырабыз. Шуларны курсларда кулланабыз. Мәскәүдән бер татар егете бездә имам булып эшли. Балаларны Төркиядән татар теле мөгаллимәсе укыта. Хәтта олылар өчен дә тел түгәрәге бар, татарча китаплар укыйбыз да, анализ ясыйбыз”, – диде Бәдретдин Гөлтән.

“CD-дисклар сатып алып, татарча җырлар тыңлыйбыз. Заманында “Казан егетләре”н бик ярата идем. Алар таркалдылар бугай инде. Мәскәүдән, Казаннан да артистлар килә безгә”, – дип сөйләде фин татары.

  • Бүген ТР Фәннәр академиясендә II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездына килгән 450 делегатка татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителде. Чара барышында милләтне, телне саклауда хатын-кызларга зур өмет баглануы ассызыкланды. “Татар анасы, татар гаиләсе булмаса, стратегия турында сөйләүнең мәгънәсе дә булмас иде”, – диде “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/18/184792/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*