enrutat
Баш бит / Хәмдүнә Тимергалиева вафатыннан соң: «Безнең буынның соңгы легендасы китте…»
Хәмдүнә Тимергалиева вафатыннан соң: «Безнең буынның соңгы легендасы китте…»

Хәмдүнә Тимергалиева вафатыннан соң: «Безнең буынның соңгы легендасы китте…»

«Минем кадерле җырларым бар. Кадерле кешеләрем бар. Туган туфрагым бар». Милләт җыенында, соңгы күрешүдә шулай дигән иде Хәмдүнә апа Тимергалиева. Елмаеп сөйләшкән иде, матур итеп язарсың, яме, дип кисәтергә дә онытмаган иде. Бүген ул юк, диләр. Ышанып булмастай хәбәр.

Турысын әйткән, җыр дип яшәгән, гадел, халыкчан җырчының җаны бакчасында чыккан. Табигать баласы табигатьтә бакыйлыкка киткән. Туганы Илһам Шәриф шулай ди. Ул да берни аңламаслык хәлдә. «Репетициягә алырга дип килгән идем, ә Хәмдүнә апа…» – ди дә төртелеп кала. Якыннары барысы да шундый хәлдә. Иң авыр чирләрне җиңгән җырчыны әҗәл болай тиз генә алмас кебек иде шул. Хәзер инде истәлекләрне барлыйсы кала…

«Минем өчен иң кадерле берничә җыр бар. Болар – «Җомга», «Борай көе», «Чия­ле тау», «Галигә барам әле». Шушыларга эзләми-сорамый килеп кагылсалар, җанымны телгәләгән шикелле була. Мин бит әле исән, җырлыйм. Җиренә җиткереп җырласалар – бер хәл, ваталар, кыралар, кул-аякларын өзгәләп ташлап, гариплиләр кебек тоела. Соңгы вакытта «Галигә барам әле» җырын үзем дә башкармый торам. Чөнки аны баянчы Рөстәм Вәлиевтән башка күз алдына да китереп булмый…» – дигән иде ул бер әңгәмәдә.

Иҗат белән популяр була алмагач, гайбәт белән өскә калкырга тырышалар дип, бик борчылган иде Хәмдүнә апа ул чакта. Якыннары, сәхнәдәшләре  исә бу хәбәрдән тетрәнеп калганлыгын әйтә. Чөнки ул – үзен түгел, җырны, сәхнә сафлыгын кайгырткан шәхес.

«Хәзер инде дөресен әйтерлек кеше калмады да кебек», – ди җырчы Иркә дә:

– Әнием кебек бик якын кешемне югалттым. Кирәк чакта орыша, вакытын белеп кенә мактап та ала иде. Бик авыр вакытларда, яшәргә көч калмаган чакларда таянычым булды. «Эшлә, күтәр башыңны, барысын да җырлап кына җиңә аласың. Син җырларга тиеш», – дип әйтә иде. Көн саен хәлемне белешә иде. Минем өчен бик авыр югалту бу… Мин бит берничә көнгә бик еракка киткән идем. Хушлашырга кайтып өлгерә аламмы икән, үкенечем булып калмасмы икән?.. Ышанып булмый… Әле бит 9 сентябрьдә генә Чаллыда «Татарча солянка»да эшләп кайттык. «Матурланып киткәнсең, Хәмдүнә апа», – дим. «Өйдә ятып арыдым, Аллага шөкер, концертларга юлны ачтылар», – диде. Кәефе дә яхшы, китабым чыга дип сөенеп йөргән иде. Кеше аера торган гадәте юк, билет сатучы, идән җыештыручы белән дә, зур җитәкчеләр белән дә бердәй тигез күреп сөйләшә белде. «Хәмдүнә апа, әйдә чәчеңне ясыйк инде», – дигәч, «Үзем ясыйм мин аны, сөйләшим әле халык белән», – дип, аралашуга сусаганын белгертте. Берзаман күрәм, чәчен ясатырга да өлгергән. Кай арада,  сокланган идем шул чакта. Ярата идем. Дөресен бәреп әйткәне, беркемнән дә курыкмавы, бөтен кешеләрне тиң күргәне, яшь җырчыларны канаты астына алганы өчен. Зур югалту бу. Хәзер шәрран ярып үз фикерен әйтүче, дөреслекне күрә белүче кеше калмады да кебек.

Башкортстаннан Фәдис Ганиев белән Лилия Биктимерова да иң якын кешеләрен югалтканны әйттеләр:

– Йөрәк сызландыргыч авыр хәбәр бу безнең өчен. Туган халкына, туган төбәгенә чиксез мәхәббәтле булганга микән, безне туганнарыдай якын күрә иде. Гел аралашып яшәдек. Кәримебез тугач, оныгы тугандай шатланды! Соңгы елларда бергә концертлар куя идек. Ике концертыбыз туган ягыбыз Борайда булды. Соңгы уртак чыгышыбыз булган икән… Олы яшьтә бөтен нәрсә гафу ителә, фонограмма куллану да. Әмма ул бары тик «җанлы» тавышка чыгыш ясады. «Тамашачыны алдасам, үз-үземне гафу итә алмас идем», – ди торган иде. Бер концертта ике дистә җыр башкара, көчле энергетикасы белән залны әсир итә иде. Милли эстрада тарихында башка андый җырчыны хәтерләмибез без. Әнине югалткандагыдай авырлык кичерәбез. 6 сентябрьдә бергә концерт куярга тиеш идек, ул кичектерелде. Шунысы бер үкенеч булып калды… Бәхил бул, Хәмдүнә апабыз. Безгә күрсәткән игелекләрең өчен урының оҗмах түрләрендә булсын!

Соңгы легенда китте. Бөтендөнья  Татар конгрессының мәгълүмати хезмәт  һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе, Хәмдүнә Тимергалиева турындагы китапның редакторы Гөлназ Шәйхи әнә шулай ди:

– Безнең буынның соңгы легендасы китте… Шушы яшемә җитеп, кайда гына чыгыш ясаса да, тамашачы аягүрә басып каршы алган  җырчыны күргәнем юк әле. Кеше буларак, телгә усал җырчы булып кергән булса да, нык йомшак күңелле, рәхәт, уңган, булган кеше иде. Кирәк дисәң, соңгы телемен бирер, беренче урынга үзен түгел, кешене куяр. Без гел аралашып тордык. Соңгы сөйләшкәндә: «Гөлназ, китапны чыгарсак, эшләремне эшләп бетердем дип әйтә алыр идем», – дигән иде. Китабы инде кулга керергә тора, ләкин үзе генә күреп өлгерә алмады. Ул аны бик дулкынланып көтә иде…

Кинәт киттең, Хәмдүнә апа. Адәм балаларыннан разый булып биргәнсеңдер соңгы сулышыңны. «Сине күрсеннәр өчен, сукыр чебен кебек җитәкчеләр күзенә керә белергә кирәк. Мин гомеремдә алай эшләмәдем, ялагайлана белмәдем», – дигән идең. Ялагайлана белмәгәнең өчен халыкның бәгырь ите, сөйкемле сөяге булгансың икән. Кем белән сөйләшмә – бар да елый. Җаның тыныч, урының оҗмах түрләрендә булсын. Искә алуыбыз рухыңны шат кылсын.

Гөлинә Гыймадова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*