enrutat
Баш бит / Һәрберегезне хөрмәт белән искә алам
Һәрберегезне хөрмәт белән искә алам

Һәрберегезне хөрмәт белән искә алам

Укытучым, менә каршыңдамын —
Мең-мең тапкыр сиңа бурычлы,
Олы тормыш юлларымда миңа.
Һәрчак синең акыл булышчы.

Хөрмәтле укытучыларыбызга багышлап күпме җырлар һәм шигырьләр язылган. Укытучы һөнәре иң дәрәҗәле, хөрмәткә лаеклы һөнәрләрнең берсе дип саныйм. Хәзер укытучының дәрәҗәсе юк диючеләр дә бар, әмма моны дәрәҗәнең, хөрмәтнең ни икәнен аңламаган кеше генә әйтәдер. Мин үзем барлык укытучыларымны да бары тик хөрмәт белән генә искә алам. Әлбәттә, төрле укытучы бардыр, әмма минем тормыш юлымда бары тик яхшы укытучылар гына туры килде.

Аның иң беренчесе, иң истә кала торганы – беренче укытучы. Без бала чакта балалар бакчасы булмау сәбәпле, тәрбияче апаларыбыз булмады. Шуңа күрә без беренчесен өйдән аерылып мәктәпкә, укытучы апа янына бардык. Әти-әни, әби-бабайдан кала, безнең иң якын кешебез укытучы апа булды. Минем беренче укытучым Сания апа Низаметдин кызы Хәлиуллина. Без Сания апаның нолевой класстан алып (элек шулай иде) 4нче класска кадәр укытып чыгарган беренче классы булдык. Безнең белән (элек ике класс бергә укый идек) 3нче классны да укытты. Сания апа безне елмаеп каршы алды. Ул барысын да белүче, дөрес эшләүче, безнең өчен илаһи бер зат иде.

Киреләнгән чакта да тынычландыра белә иде. Хәзер искә төшереп карыйм, бер генә дә усал чагын, безне каты итеп орышкан чагын искә төшерә алмыйм. Белемебезне дә дөрес бәяли белгән булып чыкты, чөнки барыбыз да югары классларга киткәч, Сания апа куйган билгеләрне акладык. Ул вакытта, балачагымда, бүтән уен да уйный белмәдем, гел Сания апа булып укыта идем. Шуңа аптырыйм: ничек инде тәҗрибәсе дә булмаган яшь укытучы, шулай оста итеп балалар белән эшли белгән. Аңладым ахрысы, Сания апа бит Аллаһ Тәгаләдән бирелгән укытучы. Туганда ук укытучы булып тугандыр. Без класста (башлангычта) 6 бала иде. Шуның өчесе укытучы һәм өчебез дә башлангыч класслар укытучысы һөнәрен сайладык. Инде күп гомерләр узды, тагын искә төшереп карыйм.

Шул гомер авыл җирендә яшәп, Сания апа турында бер начар габәт тә ишеткәнем булмады. Тормыш бит аны төрле яклап сынады, тормыш иптәше каты авырудан бакыйлыкка күчеп, ике улын ялгызы аякка бастырырга туры килде. Ул бит сабырлыгы, тәртибе белән безгә гел үрнәк булып торды. Шуңа күрә мин әле бүген дә күземдә яшь, йөрәгемдә олы хөрмәт, зур горурлык белән – минем беренче укытучым Сания апа дип, әйтәм һәм олы рәхмәтемне белдерәм.

Сания ападан югары сыйныфка Иске Йөрек мәктәбенә төштек. Икенче авыл, икенче укытучылар, интернат… Шулай булса да гомеребезнең иң гүзәл, күңелле чагы итеп искә алабыз. Очрашып, сөйләшеп утырганда аптырыйбыз: атна буена әтисез, әнисез бер тәрбияче апа – Мәрвә апа белән кала идек, төнгә сакка 70 яшьлек әби килеп, урындыкта йоклап утыра иде. Ничек безне тәрбияләгәннәр, яшәргә өйрәткәннәр? Моның өчен нинди тормыш мәктәбен бетерергә кирәк икән?! Без Мәрвә ападан курыкмадык, хөрмәт итә идек.

Ничә бала бит кул астында, малайлар да шактый. Без бит анда иректә. Бер вакыйганы искә төшереп китим әле. Бүлмәдә дүрт кыз яшәдек. Бер кичне өй эшләре эшләгән, эч поша, нишләргә кирәклеген уйлап таптык. Дүртебез дә берьюлы дүрт төрле җыр җырлыйбыз. Кем буталмыйча җырлый ала, шул җиңүче. Буталмаска, иптәшеңне басарга, кычкырып җырларга кирәк. Без ярышны башлап, берәр куплет җырладык та чыдап булмагач, көлә башладык. Уйлап карагыз әле, коридорга ничек ишетелгәнен. Кисәк кенә Мәрвә апа килеп керде. Булды, бирә инде хәзер кирәкне дип торганда, киресе булды.

Ә ул тыныч кына: – Кызлар, мин хәзер каян машина табыйм? – ди. Аптырадык: “Нигә?” – дибез. “Сезне психобольницага төшерергә” – диде дә, бүлмәдән чыгып китте. Без нәрсә эшләгәнебезне аңлап алдык, тагын бер көлдек тә бер атна Мәрвә апаның күзенә күренергә оялып йөрдек. Безнең өчен әнине дә, әтине дә атна буена алмаштырып, безне тәрбия- ләүгә зур көч куйганы өчен Мәрва апага олы рәхмәтебезне белдерәбез. Башкалар да минем белән килешәдер дип уйлыйм.

Иске Йөрек мәктәбенә бик тиз ияләштек. Чөнки укытучыларыбыз яхшы булды. Безне рәнҗетмәделәр, бала аралау дигәнне белмәдек. Киресенчә, атна буена әти-әнидән аерылып төшкәнгәме, кызгану хисе белән карыйлар иде. Укыту осталыгы буенча да һәрберсе аерым хөрмәткә лаеклы укытучылар булдылар. Укытып кына калмадылар, тормыш кагыйдәләренә дә өйрәттеләр. Безгә карата сабыр булдылар. Һәрбер сүзләре күңелгә уелып калган. Дәрестә көлсәк, Вагыйзь абый Мөбарәков: – Көлегез, көл, сездән дә көлерләр әле, – дия иде. Орышуы шушы булыр иде. Гомерләр узгач, аңлыйсың икән, чынлап та, тормышта синнән дә көлергә мөмкиннәр икән бит.

Класс җитәкчебез Сәүдәт апа бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган.Үз фәнен яратучы укытучы иде. – Газинур Гафиятуллин турында китап укыганыгыз бармы? Һай, яшәп тә тормагыз аны укымасагыз (Укымас җиреннән укый башлыйсың, шулай итеп кызыктыра иде.) – Хәтерегездәме Галимҗан Ибраһимовның “Тирән тамыр- лар” әсәре? Фәхрине үтереп ташладылар. Әсәр төенләнештән башлана… Сәүдәт апа орышканда да безне түгел, безнең яшьлекне орыша иде. “Сез тиле түгел, барыгыз да акыллылар, сезнең яшьлегегез тиле”, – дияр иде. Үз һөнәренә җаны-тәне белән бирелгән укытучым – Сәүдәт апаны да олы хөрмәт белән искә алам, сагынам.

Ризидә апа Кәримова (рус теле укытучысы) тәнәфестә очратса, мактап яратып китәр иде. Үзе турында да сора- шырга онытмас иде: “Кызлар, чәчем матур булганмы?”– ди-яр иде. Ул вакытны мәктәп директоры Мөнир абый Әһлиев иде. Бервакытта да безнең теләккә каршы килмәде. Тормышка заманча караучы, бер адым алдан баручы кеше иде. Мөнир абый, төрле экспериментлар ясап карарга да курыкмый иде. Хәтта тәнәфес вакытында “Мираж” группасы җырларына биеп тә карадык. Балалар гына теләсә нишләп йөрмәсен, нәрсә белән булса да мәшгуль булсыннар. Ул чорларны каршы әйтүне дә яратмыйлар иде. Ә инде Мөнир абыйга әйтсәң: “Молодец! Синең үз фикерең бар, бу тормышта югалып калмассың! – дия иде.

Яз көне югары классларга Мәскәүгә, Ленинградка путевкалар алып кайталар иде. Нинди йөрәк белән балаларны бер-ике укытучы белән Мәскәүгә экскурсиягә җибәрергә кирәк? Шаккатырлык, гомеребез буе Мөнир абыйга рәхмәтлебез.Барлык укытучыларыбыз турында да аерым язып чыгарга озак булыр иде, берсе генә ялгыш төшеп калса да, үпкәләрләр кебек тоела. Ә үпкәләтәсе башук та килми.

Хөзер Ильяс бер авылның капка янына килгәч, бер бала йөгереп килеп, капканы ачкан. Хөзер Ильяс: “Сиңа моның өчен рәхмәт әйтсәм, күп булыр, атымны бирәм ди һәм балага атын бүләк итә.

Шулай итеп “Рәхмәт” сүзе иң зур бүләктән дә зуррак булып чыга. Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сез барыгыз да шушы олы бүләккә лаеклы шәхесләр. Бик зур “Рәхмәт!” сезгә. Сезне күргәч иң якын, кадерле кешебезне күргән кебек булабыз. Сезгә Аллаһ Тәгалә сәламәтлек, таза, тигез, тыныч тормыш бирсен. Озын гомер биреп, безне сөендереп яшәргә язсын сезгә.

Сәрия ХӘЛИУЛЛИНА,
«Дуслык» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*