tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар мөгаллимен данлап… яңа китап
Татар мөгаллимен данлап… яңа китап

Татар мөгаллимен данлап… яңа китап

Ни сәбәптер: хәзер кайсы гына телеканалны ачма, аларда укытучы халкын каралтып, аларга төрлечә гаепләр тагып, кер эзләүгә корылган сюжетларга тап буласың. Яшермим: укытучылар арасында да бу һөнәрне очраклы сайлаучылары да, инде күпме түзеп-түзеп тә, нәтиҗәсе булмасмы дип, Макаренкоча «тәрбия чаралары»н эшкә җигүчеләре дә бардыр. Тик хәзер балалары да, аларның ата-аналары да Макаренко чорындагылар түгел шул…

Шулай да тумыштан мөгаллим булып яратылган, балалар күңелен аңлап, аларга гыйлем вә тәрбия бирүне гомерлек миссиясе дип санаган милли җанлы Укытучыларыбыз да бихисап.

…Буш арам булды исә, йөз елдан артык тарихы булган «Мәгариф» (Совет мәктәбе) журналы төпләмәләрен караштырырга яратам. Аларда – тарих сулышы, күпме остаз-мөгаллимнәребезнең алдынгы эш тәҗрибәсен яктырткан язмалар, алар хакында эчкерсез җылы фикерләр… Әйтик, бу юлы «Совет мәктәбе» журналының 1972 елдагы 1 нче санында басылган «Алдынгы тәҗрибә остасы» дигән бәләкәй генә язма игътибарымны җәлеп итте: «Фаиз Хафизович класска күпкырлыкның кисемен төзүгә берничә вариантта мөстәкыйль эш бирде…

– Кубның кисеме өчпочмак, дүртпочмак, бишпочмак, алтыпочмак формасында була аламы? – дип мөрәҗәгать итте ул. – кайсы очракта нинди фигура килеп чыга?..
Укытучы кушуы буенча укучылар парта капкачының авышлык почмагын, идән белән класс бүлмәсенең диагонале арасындагы почмакны исәплиләр. Беренче карашка гади булып күренгән дәрес материалын да укытучы класска кызыклы итеп җиткерә, аны тормышчан мисаллар белән баета, мөмкин булган һәр очракта пробемалы сораулар куя.

Әйе, Фаиз Хафизович һәр дәрескә ныклап хәзерләнә, чөнки яхшы дәрес зур хәзерлек таләп итә. Норлат шәһәренең 1 нче мәктәбе укытучысы Фаиз иптәш Зимагулов бу педагогик хакыйкатьне яхшы аңлый».
Әйе, «Мәгариф» журналы мөгаллимлек юлының тәүге сукмакларын салган чакта ук аның киләчәктә үзенчәлекле МӨГАЛЛИМ булып җитешәсен бик тә урынлы күзаллаган: Фаиз әфәнде Җомагылов, чын мәгънәсендә, татар мәгарифе каһарманнарының берсе булып җитешкән икән, ләбаса.

Кеше китә – җыры кала, диюләре хак шул. Әле шушы көннәрдә генә «Мәгариф» журналының иң актив авторларының берсе, язучы һәм галим Ринат Нуруллинның «Ихлас» нәшриятында Нурлат районының абруйлы шәхесләре исемлегенә кертелгән мәгърифәтче Фаиз Хафиз улы Җомагыловның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Кара тактада ак эз» дигән бик тә үзенчәлекле китап бастырып чыгаруын күз уңында тотып әйтүем. Үзенчәлекле дип әйтүем юкка түгел: чыгышы белән Тәтеш районындагы Олы Тархан авылының гади бер крестьян баласы үз тырышлыгы, үҗәтлеге белән XX гасырның бик тә абруйлы, фидакарь мөгаллиме – Татарстанның атказанган укытучысы биеклегенә үсеп җитешә.

Тормыш юлы никадәр генә сикәлтәле булмасын, татар халкының мәгърур улы, мөгаллиме булып кала алган ул. Шуның өстенә әле Фаиз ага – тормыш сукмаклары узган Олы Тархан, Татар Колмаеры, Нурлат, Казанның иң бай кешесе дә. Рухи яктан диюем. Бүген дә әле дистәләгән мең укучысы күңелендә математика-физика укытучылары Фаиз абыйлары Җомагыловка бәйле күпме якты хатирә-истәлек! Чөнки гомере буе аның үзенең дә җанында, күңеле түрендә, кайнар йөрәгендә – укучылары. Бу китапта да аларның эчкерсез истәлекләре шактый урын алган.

Фаиз аганың милли педагогикабыз җәүһәрләренә тиң фикерләре, туган ягы, туганнары, хезмәттәшләре хакындагы хатирәләре дә гыйбрәтле, кызыксынып укырлык. Китап бүлекләренең исемнәре үк серле: «Тархан җиле тарый чәчләремне», «Идел буенда үстем мин…», «Каршы ал авыл егетен, кунак ит, нурлы Казан!», «Нурлатны нурландырып», «Читлектәге кошка һава җитми», «Туганлыкның күренмәс җепләре»… Соңгысы бигрәк тә Җомагыловларның үзенчәлекле нәсел шәҗәрәләре бирелеше белән дә кызыклы. Китаптагы рәсми шәхси архивлардан алынган фоторәсемнәр татар мөгаллименең тулы канлы тормышын ачыграк күзаллау мөмкинлеге бирә. Кыскасы, бу китап бер Фаиз Хафиз улына гына түгел, күпсанлы фидакарь татар мөгаллимнәренә дә дан-мәдхия җырлардай китап булган. Шуңа да ул күпләрнең өстәл китабы булыр, дип ышанам.

Таһир САБИРҖАНОВ

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*