enrutat
Баш бит / Хәтер тактасы элделәр
Хәтер тактасы элделәр

Хәтер тактасы элделәр

31 ел элек ун ел дәвам иткән Әфган сугышына нокта куелды. Безнең илебезгә кагылган сугышлар турында без белергә һәм ул тарих турында яшь буынга сөйләргә бурычлыбыз, үткәннәрдә калган хаталарны кабатламас, киләчәктә тыныч-имин тормышта яшәү өчен.

21 февраль көнне Киров өлкәсенең Малмыж районы Зур Сатнур авылында Әфган сугышында катнашкан Герман Иванович Стрельцов истәлегенә аның туган йортына
мемориаль такта эленде. Якташыбызның истәлеген мәңгеләштерү инициаторы –
Арык авыл төбәге хакимияте башлыгы Марат Равил улы Галимҗанов, ә инде бу
эшне башкаручы Нәкыйп Рашид улы Гыйззәтуллин җитәкчелегендәге Киров
өлкәсенең “Хәрби туганлык” җәмгыять оешмасының Малмыж районындагы бүлеге.
Тантаналы чара Зур Сатнур авылының гомуми белем бирү мәктәбендә
башланды. Укытучылар һәм укучылар Әфган сугышы турында шигырьләр һәм
тарихи вакыйгалар турында сөйләп, экранда күрсәтелгән фоторәсемнәр – шул
сугышның авазы булып яңгырый. Кичәгә сугышчан-интернационалистларның
туганнары, авылдашлары да килгәннәр иде. Сугыш вакыйгалары еллар узган
саен ерагая баралар. Ләкин алар турындагы хатирәләр буыннан буынга
күчеп, халкыбыз күңелендә сакланып килә.

Лаеклы ялдагы полковник В.А.Калошин яшь буынга мөрәҗәгать итеп:
“Сугышларда катнашкан авылдашларыгызны онытмагыз. Алар үз теләкләре
белән булмаса да, Ватан чакыруы һәм дәүләт кушуы буенча сугышка
җибәрелделәр һәм хәрби бурычларын намус белән үтәделәр. Әфган һәм Чечня
сугышында Малмыж районыннан хезмәт иткән егетләр барысы да диярлек,
дәүләт бүләкләренә лаек булдылар. Әфган сугышында – 6, Чечняда –5
солдатыбыз, Сириядә 1 якташыбыз һәлак булды.
Сугышчы-интернационалистларыбыз турында үзләре, туганнары исән чагында
күбрәк мәгълүмат җыеп калыгыз”,– диде.

Герман Ивановичның сыйныфташы, якын дусты булган А.Н.Герасимов та дусты
турында истәлекләр белән уртаклашты: – Без Герман белән бергә уйнап
үстек, мәктәптә дә, һөнәри училищеда да, Кировта парашютчыга да бергә
укыдык. Армия хезмәтен ул – Әфганда, мин Төркмәнстанда хезмәт иттек.
Г.И.Стрельцов 1966 елның 20 апрелендә туган. Зур Сатнур мәктәбендә
8нче классны тәмамлагач, Һөнәри училищеда авыл хуҗалыгы машиналарын
йөртүчегә укып чыга. 85нче елда армия сафларына Һава гас- кәрләренә
алалар. Литвада өйрәнүләр үткәч, Әфганга җибәрәләр. Ел ярым хезмәт итеп
87нче елда демобилизацияләнә. Якташыбыз сугышта күрсәткән батырлыклары
өчен “Сугышчан казанышлары өчен”, “СССРның Һава көчләренә 70 ел”,
“Рәхмәтле Әфган халкыннан”, “Сугышчан-интернационалистка” медальләре
белән бүләкләнгән. Герман сугыштан исән- сау кайтса да, гомере кыска
булган, ул 42 яшендә авырып вафат була.

Бу чара Ватанны саклаучылар көненә дә багышланган иде. Зур Сатнур
авылыннан Чечня сугышында катнашкан егетләрне дә олы хөрмәт белән
билгеләп үттеләр: Д.Е. Зайцев, Н.М.Пискунов, Ю.Г.Мартынов, С.М.Пискунов.
Авылдашлары Тамара Афанасьевна кияве, Әфганда хезмәт иткән элеккеге
майор В.С.Александровтан (хәзер ул Татарстанда яши) сәламнәр җиткерде:
“Мин гомерем буе Киров өлкәсе солдатлары белән горурланачакмын, алар
һәрвакыт ышанычлы булдылар, намус белән хезмәт иттеләр”, – дигән ул.
“Бердәм Россия” паротиясенең Малмыж районындагы бүлеге секретаре
Л.В.Валиева әлеге чараны әзерләп үткәрүчеләргә рәхмәт белдерде: «Сугыш
ветераннары турында истәлекләрне саклавыгыз – ул буыннар чылбырының
ныклыгы турында сөйли. Хатирәләр буыннан-буынга күчеп килгәндә илебез дә
көчле булыр. Сугышларда катнашкан ир-егетләребезгә олы рәхмәт, сез
безнең нык терәгебез. Гомумән, районыбызның сул як яры ягында табигате
кебек яхшы саф күңелле кешеләр яши», – дип авыл халкына яхшы тормыш
шартлары теләде ул.

Чараның икенче өлешендә Г.И.Стрельцовның туган йортына мемориаль такта
элделәр. Монда да мәрхүмне искә алучылар күп булды. Арык авыл төбәге
хакимияте башлыгы М.Р.Галимҗанов, Малмыж районы Думасы депутаты
Д.Н.Гыйматдинов сәламләү сүзләре белән чыктылар. “Хәрби туганлык”
оешмасы җитәкчесе Нәкыйп Рашид улы Германның әнисе Дарья Стрельцовага
улы Германның батырлыклары өчен медаль бүләк итте. Батыр анадан батыр
балалар туа. Дарья апага хәзер 85 яшь. Яшьлеге бик авыр заманнарга туры
килгән. Инде 7 яшендә ул колхоз эшенә җигелгән. Сугыш арты елларында
ирләр җитмәгәч, тракторда, комбайнда да эшләгән. Алты бала тәрбияләп
үстергән. Улы Германны шулай зурлап искә алулары өчен ул чиксез рәхмәтле
булды.

Рәмзия ХӘКИМОВА.
Автор фотолары.

«Дуслык» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*