tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Бөек якташыбызның авылы мирас буларак яшәргә тиеш»
«Бөек якташыбызның авылы мирас буларак яшәргә тиеш»

«Бөек якташыбызның авылы мирас буларак яшәргә тиеш»

Яшел Үзәндә соңгы атналарда, дөнья бәясенә торырлык мәгърифәтче Каюм Насыйриның 195 еллыгына багышланган чаралар еш оештырылды. Һәм аларның һәрберсендә үзең өчен әлегә кадәр ишетелмәгән ниндидер яңалык аласың һәм ачыш ясыйсың.

Милләтебезнең танылган шәхесләре Разил Вәлиев, Рабит Батулла, Зөфәр Рәмиев, Эльмира Шәрифуллина,Рушания Шәфигуллина, Асия Гобәйдуллина, Клара Филиппова, хәзрәтләребез Гәбделхәмит Зиннәтуллин һәм Илдар Гатауллин һ.б. үтемле һәм мәгълүмати чыгышлары, китапханә фондына тапшырылган чын хәзинә булырлык китап-күчтәнәчләре белән Яшел Үзәннең “Родина” музыка театрында узган “Каюм Насыйри мирасы” дип исемләнгән кичәнең бизәге булдылар.

“Шундый конференцияләр балалар өчен дә оештырылсын иде. Алар да галимнәребезне, халкыбызның бөек шәхесләрен белергә тиеш. Мәдәният җитәкчелегендә милләтебезнең асыл егетләре булганда, киләчәгебездән өмет өзәргә ярамый әле”, – диде Гәбделхәмит хәзрәт.

Гөлнара Вәлиева

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*