tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ИГЪТИБАР! “Татар авылы” конкурсында катнашырга теләүчеләр өчен мөмкинлек тудырыла
ИГЪТИБАР! “Татар авылы” конкурсында катнашырга теләүчеләр өчен мөмкинлек тудырыла

ИГЪТИБАР! “Татар авылы” конкурсында катнашырга теләүчеләр өчен мөмкинлек тудырыла

Хөрмәтле милләттәшләр! Конкурс 10 нчы мартка кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, ул 2020 нче елның 14 нче февралендә башланды һәм конкурс эшләре 29 нчы февральгә кадәр кабул ителергә тиеш иде. Бәйгедә катнашучылар саны көннән-көн арта. Хәзерге вакытта Россия төбәкләрендәге татар авылларыннан да күп кенә кызыклы язмалар, фотосурәтләр килә. Шуны исәптә тотып, оештыручылар аның вакытын үзгәртергә һәм хезмәтләрне 10 нчы мартка кадәр кабул итәргә дигән карарга килде. “Татар авылы” конкурсының нигезләмәсе сайтның рәсми сәхифәсендә урнашкан. Катнашыгыз, без сездән кызыклы материаллар көтеп калабыз. Конкурс таләпләрен төгәл үтәү сорала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*