tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хуш киләсең, Җиңү язы!
Хуш киләсең, Җиңү язы!

Хуш киләсең, Җиңү язы!

Бу районда нибары меңгә якын гына татар яшәсә дә, алар ел саен сабантуй бәйрәмен, татар мәдәнияте көннәрен уздыралар, мәчет салдыралар. Сүзебез Ульяновск өлкәсендәге Тереньга районында гомер итүче милләттәшләребез турында бара. Бүген биредә «Хуш киләсең, Җиңү язы!» дип исемләнгән татар мәдәнияте көне узды. Анда балалар һәм өлкәннәр сугыш чоры җырларын, борыңгы бәет- мөнәҗәтләр башкардылар. Мул өстәлләр янында өлкән буын кешеләре узган еллар, авыр чорларны, балачак елларын искә алдылар.

Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин бүгенге бәйрәмдә катнашучыларга туган якларыннан еракта яшәсәләр дә татар телен, гореф-гадәтләрен саклый алганнары өчен рәхмәт сүзлэрен җиткерде һәм октябрь аенда Бөтенроссия халык санын алуда актив катнашып, бердәм татар милләте булып язылырга чакырды. Чара барышында Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә дә күрсәтелде. Бер бала шагыйрьнең «Вәхшәт» шигырен укыганда, нечкә тойгыларын тыеп тора алмыйча , елый – елый укыды. Бәйрәм көнне мәдәният йорты фойесында татар тарихына, көнкүрешенә кагылышлы интерактив күргәзмәләр дә эшләде.

Рамис Сафин

Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*