tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәдиф Җамалетдиновка «Россия Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» исеме бирелде
Рәдиф Җамалетдиновка «Россия Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» исеме бирелде

Рәдиф Җамалетдиновка «Россия Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» исеме бирелде

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдиновка Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә «Россия Федерациясе Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» исеме бирелүгә кул куелган. Бу хакта институт директоры Инстаграм битендә хәбәр итте.

«Бу югары дәүләт бүләге өчен әти-әниләргә, гаиләгә, язмышка, туган университетыма, югары уку йортына, республика һәм ил җитәкчелегенә, һәм, әлбәттә, хезмәттәшләремә, институт коллективына һәм дусларыма рәхмәтлемен!» — дип язган Рәдиф Җамалетдинов.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*