tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәйриячеләр Түбән Каманың мохтаҗ кешеләренә 1,5 тонна ит тараткан
Хәйриячеләр Түбән Каманың мохтаҗ кешеләренә 1,5 тонна ит тараткан

Хәйриячеләр Түбән Каманың мохтаҗ кешеләренә 1,5 тонна ит тараткан

Мохтаҗларга өләшү өчен Түбән Кама халкыннан үзәк мәчеткә бер ярым тоннага якын корбан ите китерелгән.

Бу итне мохтаҗларга адреслар буенча таратканнар. Исемлекне инвалидлар җәмгыяте һәм җирле үзидарә рәисләре төзегән. Гомумән алганда, ирекле ярдәмчеләр алты йөзгә якын гаиләгә Корбан гаете күчтәнәче китергән.

Мәчеттән хәбәр итүләренчә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр үзләре яши торган йортлары буенча җаваплы кешегә яки җирле үзидарә рәисенә мөрәҗәгать итә алалар.

tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*