enrutat
Баш бит / Хәзрәт кайтты, мәңгелеккә ятты
Хәзрәт кайтты, мәңгелеккә ятты

Хәзрәт кайтты, мәңгелеккә ятты

1995 елдан башлап 23 ел дәвамында безнең туган авылыбызда (Түбән Новгород өлкәсе) имам булып торган һәм 84 яшенә якынлашып килгән (09.01.1937) Абдулхафиз улы Габделхәй хәзрәт Ибраһимовны 25 октябрьдә соңгы юлга озаттык. Дөреслек хакында әйтергә кирәк, нык авырап китү сәбәпле, соңгы ике елда ул Казандагы улында яшәде, әмма авылның бер төркем егетләре аның белән элемтәне бер дә өзмәде, елга берничә тапкыр барып та карадылар үзен. Ә хөрмәтле хәзрәтебез җан тәслим кылгач, нәкъ шул егетләр аның гәүдәсен авылга кайтару эшен оештырдылар. Авыл халкы, шушы төркем һәм дә үз исемемнән шәхси машинасында Казанга барып хәзрәтне алып кайткан Шәмил Рафек улы Мостафинга, аның янында булган Наил Равил улы Хәсәновка олы рәхмәтләремне ирештерәсем килә. Гомумән, дөньяда яңадан котырына башлаган коронавирус чиренә карамастан, бу көнне карт хәзрәтебез белән хушлашырга килгән, аның мәңгелек йортын нурлы булдырырга тырышкан имәннәр әзерләүчеләргә, кабер казучыларга чиксез рәхмәтлемен.

Бу матәм чарасы безнең авыл халкының дуслыгын тагын бер тапкыр раслады. Авылдашларыбызның чирек гасырга якын рухи мәнфәгатен кайгыртып һәм үтәп килгән хөрмәтле Габделхәй хәзрәтнең исемен һәм игелекле хезмәтен мәңгеләштерү ниятеннән чыгып, аның кабер ташына бүгеннән үк акча җыела башлады, бу шулай ук кадерле авылдашларымның дуслыгы, үзара аңлашучанлыгы турында сөйли.

Безнең авылда урын алган, югалмаган әлеге мөнәсәбәт бүгенге заманда аерым игътибарга лаек. Габделхәй хәзрәт турында сөйләгәндә, ул авылдагы дини тормышыбызны яңа шартларда үстерүгә зур өлеш кертте, мәктәп бәйрәмнәрендә хөрмәтле кунак булды, 1994 елда ачылган яңа мәчетебез манарасыннан даими рәвештә азан тавышы яңгырый башлады, дини бәйрәмнәребез мәчет тулы халык, ә никах мәҗлесләребез үгет-нәсыйхәтле хәтем-догалар белән югары дәрәҗәдә үтте.

Әмма ләкин шул ук вакытта хәзрәтебез якты дөньядан үткән биш йөзләгән авылдашыбызны җыйды. Торак йорты мәчеттән берничә чакрым ераклыкта урнашкан булса да, ул бер көн дә мәчеткә төшмичә калмады, өйлә намазын һәрвакыт Аллаһы йортында укыды. Аның имамлыгында алып барылган кунаклар да ничектер аерым рухи төсмердә һәм тәртиптә узды, чөнки сөйләр вәгазьләрен һәрвакыт актуаль һәм тирән эчтәлекле итеп әзерли иде.

Аның җитәкчелегендә мәчетебез җанлы булып яшәде, Аллаһы йортына халык садакасын кызганмады, шул ярдәмнән шактый эшләр башкарылды. Мәсәлән, азбарда аерым бина булып газ котельные, тәһарәтханә төзелде, ишегалды булдырылды, беренче катта уку бүлмәләре эшләнде, шунда аш мәҗлесләре дә уздырылды. Өлкә Диния нәзарәте каршында да аның абруе зур иде.

Миңа калса, Габделхәй хәзрәт авылыбыз тарихына үз исемен зур хәрефләр белән яздырып калдыруга, һичшиксез, лаек. Һәм без моның өстендә эшләячәкбез. Хәзрәтебез кайтты, мәңгелеккә ятты, әмма дан-шөһрәт казанган имамыбызның исемен, куйган игелекле хезмәтен без бер дә онытмаячакбыз һәм аның варислары да шул нияттә булырлар, дип ышанасы килә.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

«Туган як» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*