tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАССРга багышланган күчмә күргәзмә сәфәре дәвам итә
ТАССРга багышланган күчмә күргәзмә сәфәре дәвам итә

ТАССРга багышланган күчмә күргәзмә сәфәре дәвам итә

ТР Милли музееның “Татарстан АССР – Татарстан Республикасы: вакыт вакыйгалар, кешеләр” исемле күчмә күргәзмәсе Зәй муниципаль районында тукталды.

Экспозиция 1920 нче елда ТАССР төзелүнең республикабыз тарихындагы хәлиткеч роле турында бәян итә, дәүләтчелек тарихының мөһим чорларын, сәяси, икътисади алгарыш, Татарстанның мәдәни тормышын чагылдыра.

Стендларда республиканың беренче бишьеллыклардагы уңышларын, 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан Сугышы чорында татарстанлыларның фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыклары, 1950-1990 нчы еллардагы мөһим тарихи вакыйгаларны чагылдырган фотолар, документ, плакатлар урын алган. Шулай ук Татарстанның сәясәттә, икътисадта, спорт, мәдәнияттә ирешкән уңышлары белән горурланырлык сурәтләр дә күргәзмәгә куелган.

tatmuseum.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*