tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Хозур” нәшрияты “Мәдәниятләр мозаикасы” фестивалендә татар мөселманнарының милли киемнәрен тәкъдим итте
“Хозур” нәшрияты “Мәдәниятләр мозаикасы” фестивалендә татар мөселманнарының милли киемнәрен тәкъдим итте

“Хозур” нәшрияты “Мәдәниятләр мозаикасы” фестивалендә татар мөселманнарының милли киемнәрен тәкъдим итте

21 сентябрьдә Казанда V “Мәдәниятләр мозаикасы” республика этноконфессиональ фестивале узды. Аның даими катнашучысы, традицион рәвештә фестивальдә иң бай күргәзмәләренең берсен тәкъдим итүче ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты.

Бу юлы фестивальнең тематикасы милли киемнәргә багышланды һәм анда катнашучыларга Татарстан халыкларының традицион киемнәре белән танышу мөмкинлеге бирелде. Аерым алганда, “Хозур” нәшрият йорты күргәзмәсендә татар мөселманнарының Ислам кануннарына туры килә торган күлмәк, кафтан, калфак, кулдан эшләнгән читекләр урын алды. Экспонатлар Казанның “Эбиволь” милли кием салоны тарафыннан тәкъдим ителде.

Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йорты стендында соңгы вакытта дөнья күргән басмалар, татар, гарәп, рус телләрендәге иң популяр китаплар, шулай ук шамаилләр һәм “Хозур” кибетенең башка продукциясе тәкъдим ителде.

Нәзарәт мәйданчыгы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев кебек мөхтәрәм кунаклар танышты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*