tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләре киңәшмәсе узды
Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләре киңәшмәсе узды

Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләре киңәшмәсе узды

20 сентябрьдә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы бинасында Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләре киңәшмәсе узды.

Киңәшмәне БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров ачып җибәрде. Ул БТК Башкарма комитетының билгеле нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. Шулар арасында 9 ел рәттән, ә быел халыкара дәрәҗәсенә җиткән, “Татар кызы” бәйгесе, 2 нче Җәлил укулары, Татарча диктант һ.б.

Квартал саен уздырылган чараларны билгеләп, Данис Шакиров бүгенге көндә җирле оешмаларның активлыгы сүлпәнүен искәртте. 19 нчы декабрьдә уздырылачак киңәйтелгән утырышта ул җирле оешма җитәкчеләренең еллык хисаптан тыш киләчәккә планнар әзерләвен сорады.

Киләсе спикер – Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова иде. Сүзне Кадрия ханым уздырылган II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында кабул ителгән 18 пунктлы резолюциядән башлады. Резолюциянең 14 пункты тулаем гамәлгә ашырыла. Планлаштырылган 4 утырышының 3 бүгенгә инде үткәрелде. Моннан тыш, Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе яшьләр белән эшләүне бурыч итеп куярга киңәш бирде.

“Яшьләрне туплыйк. Бүген без яшьләр белән эшләргә тиеш”,- диде Кадрия Рәесовна.

Җыелышны БТК Башкарма комитетының татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Ленария Мөслимова дәвам итте. Ленария Мөслимова чыгышында 19 нчы октябрьдә узачак Татарча диктант турында тулы мәгълүмат бирелде. Билгеле булганча, әлегә акциягә әзерлек эшләре бара. Быел Татарча диктантта 100 мең кеше катнашуы көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*