tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Идел-йорт”ка киләчәк халык театрлары Казанны “кайнатырга” җыена
“Идел-йорт”ка киләчәк халык театрлары Казанны “кайнатырга” җыена

“Идел-йорт”ка киләчәк халык театрлары Казанны “кайнатырга” җыена

Татарстан башкаласында халык театр коллективлары очрашачак. 6-22 ноябрьдә “Идел-йорт” дип исемләнгән ХIII төбәкара фестиваль-конкурсы оештырыла. Быел ул танылган татар драматургы Туфан Миңннулин истәлегенә багышлана.

Театр сәнгатен яратучылар игътибарына Татарстан, Башкортстан, Ульян һәм Самара өлкәләреннән килгән театр коллективларының иҗаты тәкъдим ителә.Төрле төбәкләрдә яшәгән һәвәскәр артистлар җәмгысе егерме сәхнә әсәре күрсәтәчәк. Спектакльләрне Ленин исемендәге мәдәният һәм ял комплексында, Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йортында тамаша кылырга мөмкин була.

Чараның тантаналы ачылышы 6нчы ноябрь көнне Ленин исемендәге мәдәният һәм ял комплексында үтәчәк. Бу көнне тамашачылар хозурына фестивальнең узган елында Гран-прига ия булган Азнакай Мәдәният йортының халык театры чыгышы чыгарыла.

“Идел-йорт” проекты үзешчән театр сәнгатен үстерү, сәнгать репертуарын киңәйтү, һәвәскәр артистларның башкару осталыгын һәм режиссерлык эшләренең дәрәҗәсен арттыру максатыннан оештырыла.

Фестиваль нәтиҗәләрен чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2нче декабрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

“Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*