tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сембер-Ульяновск төбәге татарлары тарихы» музее ачылды
«Сембер-Ульяновск төбәге татарлары тарихы» музее ачылды

«Сембер-Ульяновск төбәге татарлары тарихы» музее ачылды

24 октябрь көнне Ульян шәһәрендәге Татар мәдәният үзәгендә «Сембер-Ульяновск төбәге татарлары тарихы» дип аталган мәгърифәт һәм мәдәният музеен ачу тантанасы булды.

photo_00214Музей Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы оештыргвн бәйгедә катнашып алынган Грант хисабына ачылды. Әлеге музей оештыруның башлап йөрүчесе Ульяновск өлкәсе татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин. Андагы экспонатларның күбесе дә аның шәхси әйберләре.

Музейда күпләрнең игътибарын җәлеп итәрлек уникаль әйберләр, документлар бар. Алар арасында 1911 елда Төркиядә басылып чыккан дөньядагы иң кечкенә Коръәннәрнең берсе бар. Аның үлчәме 1,5 х 2 см.

Тантанага килгән Ульяновск өлкәсе губернаторы – Хөкүмәте рәисе Сергей Иванович Морозовның игътибарын Бөек Ватан сугышында нәшер ителгән татар телендәге фронт газеталары һәм яу кырыннан килгән хатлар җәлеп итте.

photo_00250Музей киштәләрендә борынгы Сембер төбәгендә туып үскән шәхесләрнең тормышына, ирешкән уңышларына кагылышлы шәхси әйберләре дә урын алган. Шундыйлардан татар дөньясына танылган җәмәгать эшлеклесе, өлкәнең Чардаклы районында туып – үскән Закир Кадыйри, СССРның халык артисты Габдулла Шамуковларның хезмәтләренә лаеклы урын бирелгән.

Тантанада Татарстан Ресубликасының һәм Ульновск өлкәсенең мәдәният министрлары Айрат Сибагатуллин, Татьяна Ившина һәм Ульян шәһәре башлыгы Сергей Панчин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының информацион-аналитик бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи дә катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*