tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәрҗани мәчетендә Салават Шамил Закировка багышлап Корбан ашы уздырды
Мәрҗани мәчетендә Салават Шамил Закировка багышлап Корбан ашы уздырды

Мәрҗани мәчетендә Салават Шамил Закировка багышлап Корбан ашы уздырды

24 октябрьдә Казанның Мәрҗани мәчетендә танылган җырчы Салават Фәтхетдинов билгеле җәмәгать эшлеклесе, Г.Камал исемендәге театрның элеккеге директоры Шамил Зиннур улы Закиров истәлегенә багышлап Корбан ашы уздырды.

Корбан мәҗлесенә Салават һәм аның хәләл җефете Ләйсән Шамил Закировның туганнарын, дусларын, якыннарын, Г.Камал исемендәге театр артистларын һәм хезмәткәрләрен, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәрләрен чакырган иделәр. Беренче булып сүзне Казан шәһәренең мөхтәсибе, Мәрҗани мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов алды. Соңыннан Рамил хәзрәт Миңгәрәев Корьән укыды.

Мәҗлес дәвамында җыелган кунаклар Шамил Зиннур улы турында истәлекләре белән бүлештеләр. Аның никадәр татар җанлы, бар күңеле белән яраткан эшенә биреләүе, Камал театрына күпме хезмәт куюы турында тәфсилләп сөйләделәр. Абыйсы хакында бик җылы итеп Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чыгыш ясады. Шулай ук бик матур сүзләрне Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров, Татар филармониясе директоры Кадим Нуруллин әйттеләр.

Әлфия Миңнуллина, автор фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*