tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртия Республикасының татар теле укытучылары күп телләрдә белем бирү модельләрен өйрәнде
Удмуртия Республикасының татар теле укытучылары күп телләрдә белем бирү модельләрен өйрәнде

Удмуртия Республикасының татар теле укытучылары күп телләрдә белем бирү модельләрен өйрәнде

Шушы көннәрдә Удмуртия Республикасының татар теле укытучылары “Регионнарда гомуми белем бирү учреждениеләрендә күп телләрдә белем бирү модельләрен тормышка ашыру” дигән семинарга җыелдылар. Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институтыннан килгән мөгаллимә Мингаян Гаяз кызы Мозаффарова татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа стандартларны куллану серләрен ачты. Өч көнгә планлаштырылган семинарның бер көне Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясендә узды. Татар, рус, инглиз теле укытучылары 5нче сыйныф укучыларына Удмурт халык рәссамы Александр Ложкинның табигать күренешләрен өч телдә сурәтләп, дәрестә күп телләрдә белем бирү моделе белән уртаклаштылар.

6нчы гимназиянең татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова мондый дәресләрнең очраклы рәвештә генә узмавы, уку елы башында тел фәне укытучыларының бергәләп тема сайлауларын, күмәк көч белән дәрескә әзерләнүләре хакында сөйләде. Үткән елны әлеге тема дәрес кысасы белән генә чикләнмичә, рәссамның күргәзмәсе оештырылган, кызы белән очрашулар узган. “Мондый дәресләр сирәк оештырылса да, балалар күңелендә озак саклана”, – ди укытучы.

Семинарга җыелган татар теле укытучылары Фән һәм мәгариф министрлыгының милли белем һәм тәрбия бирү бүлеге җитәкчесе Валентина Корепановага борчыган сорауларын да бирә алдылар. Кистем мәктәбе укытучылары күптәннән гамәлдән чыккан “Әлифба” китабы белән укытулары хакында борчылып сөйләделәр. Ә килгән яңа китаплар тиешле күләмдә булмау сәбәпле, аларны куллана алмауларын җиткерделәр. Дәреслекләр мәсьәләсе Ижау шәһәренең 97нче мәктәбе, Юкамен районы укытучыларын да борчый икән. Валентина Леонидовна дәреслекләргә кагылышлы мәсьәләләрне якын арада хәл итәргә вәгъдә бирде. Ул көнне Ижау шәһәрендә методберләшмә җитәкчесе вазифасын кире кайтару мәсьәләсе дә күтәрелде.

Семинар ахырында укытучыларның белемен күтәрү институтының удмурт теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе Андрей Клементьевка шундый укулар оештырганы өчен укытучылар үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.

“Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*