tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ
ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ

ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ

13 ноябрь көнне 14 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегендә “Иделем акчарлагы – 2013” яшь иҗатчылар конкурсының ачылыш тантанасы булачак. Чарада ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла катнашачак.

“Иделем акчарлагы” конкурсы ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының “Идел” Яшьләр үзәге белән Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан унөченче тапкыр оештырыла.

Жюри быелгы бәйгенең йомгаклау турына 43 яшь язучыны сайлап алган. Бәйгедә Татарстан белән бергә Башкортстан, Удмуртия республикалары, Свердловск өлкәсеннән килгән яшь каләм әһелләре катнаша. Жюри рәисе шагыйрь Газинур Морат, жюри әгъзалары Ләбиб Лерон, Илсөяр Иксанова, Әлфәт Закирҗанов һәм Марат Закир әсәрләргә бәя бирәчәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*