Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Казахстандагы вәкаләтле вәкиле Җаекта булды
Татарстанның Казахстандагы вәкаләтле вәкиле Җаекта булды

Татарстанның Казахстандагы вәкаләтле вәкиле Җаекта булды

7 ноябрьдә Җаекның татар мәдәнияте үзәгендә идарә әгъзалары Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Айрат Хәсәнов белән очрашты.

Очрашу алдыннан Айрат Хәсәнов Галиәскар Усманов йортында алып барылучы төзекләндерү эшләре барышы белән танышып чыкты. Билгеле булганча, бу төзекләндерү Татарстанның матди ярдәме белән алып барыла. Соңыннан Астанадан килгән кунак тарихи Кызыл мәчеттә намаз кылды. Һәм кич кырын идарә белән очрашты.

Әңгәмә барышында татар мәдәнияте үзәгенең киләсе елга планнары һәм Татарстан вәкиллеге белән уртак проектлар турында фикер алышу узды. Рифат Җумагулов үзенең “Җаекта Габдулла Тукайның электрон музее” дигән эше белән таныштырды.

Очрашудан соң Татарстан вәкиле “Җаек татарлары (гаилә альбомнарыннан)” дип аталган фотокүргәзмәне карап чыкты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*