tatruen
Баш бит / Яңалыклар / II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды бүген эшен дәвам итә
II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды бүген эшен дәвам итә

II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды бүген эшен дәвам итә

Бүген 19 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә  II Бөтендөнья татар хатын–кызлары   съездның пленар утырышы уза. Кунакларга филармония фойесында кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе оештырыла. Катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган, алар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Мансур Гыйләҗевнең “Исәнмесез!” спектаклен тамаша кылачак.

II Бөтендөнья татар хатын–кызлары съезды Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 18-20 апрель көннәрендә уза. Съездда Татарстан Республикасы районнарыннан тыш, Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән, 27 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат,   махсус чакырылган  кунаклар да катнаша.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*