tatruen
Баш бит / Яңалыклар / II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды резолюциясе
II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды резолюциясе

II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды резолюциясе

Бөтендөнья татар хатын-кызларының II съездында катнашучылар, хатын-кызларның милли яшәештә һәм җәмгыяви тормышта тоткан урыннарына кагылган мәсьәләләрне тикшереп, фикер алышканнан соң түбәндәге карарга килделәр:

  1. Татарстан Республикасында, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар милли-мәдәни тормышында мөһим роль уйнаучы хатын-кызларның эшчәнлеген уңай бәяләп, татар хатын-кызларының иҗтимагый хәрәкәтен тагын да киңрәк җәелдерергә;
  2. Татар гаиләсенең җәмгыятебездәге дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, милли тормыш нигезләрен, халкыбызының йолаларын, гореф-гадәтләрен, гаилә кыйммәтләрен барлау һәм торгызу буенча эшчәнлекне дәвам итәргә;
  3. Туган телебезне гаиләдә куллану зарурлыгын аңлату эшләрен киң күләмдә һәм даими рәвештә алып барырга;
  4. Татар телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсен игътибар үзәгендә тотарга, моның өчен татар хатын-кызларының җирле оешмаларына мәктәпләр һәм ата-аналар белән даими эләмтәдә булырга;
  5. Туудан алып (балаларга милли исем кушу, бишек җырларын ишеттерү, милли тормыш нигезләрен өйрәтү, туй йолаларын аңлату һ.б.) соңгы юлга озатуга кадәр үтәлүче гореф-гадәтләрне халыкка аңлату эшләрен дин әһелләре белән берлектә алып барырга; балага исем кушканда ук бүләк итү өчен 1964 елда чыккан “Әлифба” китабын күпләп бастыруга ирешергә;
  6. Баланың яшәешендә, үсешендә, камилләшүендә бик тә кирәкле булган милли уеннарны өйрәтү, милли бәйрәмнәрнең эчтәлеген һәм тәртибен аңлату эшләрен өзлексез алып барырга, татар халкының милли уеннар китабын чыгаруны тәэмин итәргә;
  7. Никах мәҗлесләрен, шәҗәрә бәйрәмнәрен, “Килен-кайнана”, “Төп нигез”, “Соңгы васыять” йолаларын югары тәрбияви-мәдәни дәрәҗәдә оештыручыларның тәҗрибәләрен таратуны максат итеп куярга;
  8. Буйдак ир-егетләр, кияүгә чыкмаган хатын-кызлар белән эшләү өчен “Парлылар” клубларын булдырырга;
  9. Татар хатын-кызлары оешмалары тарафыннан балалар бакчалары өчен аерым программалар, ярдәмче уку әсбаплары чыгару һәм аларны халыкка тарату эшләрен даими алып барырга;
  10. Милли киемнәрне популярлаштыру максатыннан, “Милли киемнәр”, “Шәҗәрә” бәйрәмнәрен оештыру эшләрен дәвам итәргә;
  11. Мәктәп яшенә җитмәгән, 3 яшьтән 5 яшькә кадәр, балалар арасында “Туган тел”, 5 яшьтән 7 яшькә кадәр – “Татар кызчыгы”, “Татар малае” бәйгеләрен үткәрүне гамәлгә куярга;
  12. Татар дөньясында киң танылган тарихи шәхесләрне, милләтнең йөзек кашы булып танылган татар хатын-кызларын, һәр төбәкнең социаль-икътисади үсешендә, мәгърифәт, мәдәният тармакларында уңышка ирешкән, үз һөнәрендә, гаиләсендә, җәмгыятьтә тоткан урыны белән билгеле  хатын-кызларны барлау, олылау, халыкка таныту эшләрен өзлексез алып барырга, ТАССРның 100-еллыгы уңаеннан, “Татарның 100 шәхес хатын-кызы” китабын чыгаруны сорап, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәргә;
  13. “Ак калфак” татар хатын-кызлары итимагый оешмасы эшчәнлеген киң җәмәгатьчелеккә таныту максатыннан, социаль челтәрләрдә актив эш алып барырга;
  14. “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышлар үткәрү тәҗрибәсен дәвам итәргә;
  15. ТАССРның 100-еллыгы уңаеннан Казанда Сөембикә ханбикәнең һәйкәлен куюны Татарстан җитәкчелегеннән сорарга;
  16. Татарның сөекле композиторы Сара Садыйковага һәйкәл эшләү мәсьәләсе буенча яңа конкурс игълан итүне сорап, Татарстан Республикасы Мәдәният министры И.Х. Әюповага мөрәҗәгать итәргә;
  17. Татар хатын-кызлары “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының эш тәҗрибәсен киң җәелдерү, 2021 елда булачак Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында халыкка җиткерү максатыннан, “Ак калфак” китабын чыгару;
  18. Татар халкының үсешен тәэмин итү максатыннан, милли үзаңны күтәрү өстендә даими эшләргә; моның өчен тарихи хәтерне уятуга ирешергә, милләтебезнең бөек һәм фаҗигале тарихын халыкка даими рәвештә җиткереп торырга; дәүләт бәйсезлеге, азатлык өчен көрәшкән милли һәм дини каһарманнарыбызны халыкка үрнәк итеп куярга, алар турында җәмгыятьтә югары фикер уяту максатыннан, “Тарихи хәтер” клубы оештырырга;
  19. Татар анасының изге бурычы: ир балада – гайрәт һәм көчле рух, кыз балада – югары әхлак тәрбияләү. Тәрбия өлкәсендәге актуаль фикерләрне тирәнәйтү, гамәлгә кертү максатыннан, хатын-кызлар оешмалары каршында дискуссион мәйданчыклар булдыру (“Ислам әхлагы”, “Тәрбия баскычлары”).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*