tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: III халыкара “Җәлил укулары” бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узды

ВИДЕО: III халыкара “Җәлил укулары” бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узды

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында III халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узды.
Журналистлар сорауларына Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Илдар улы Халиков; Җәлил укулары” конкурсының оештыру комитеты җитәкчесе Алмаз Азат улы Нургалиев, “Җәлил укулары” конкурсының жюри әгъзалары, шагыйрь Газинур Васикъ улы Моратов һәм шагыйрь, журналист Ленар Миңнемөһим улы Шәехов җавап бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 октябреннән III Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә старт бирелде. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла. Быел әлеге чара Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты тарафыннан расланган «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасына (2020-2023еллар) кертелгән.

Бәйге 4 этаптан торачак, финалга чыгучылар Казан шәһәренә февраль аенда чакырылачак.  Бәйгенең жюри рәисе Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Шакиров.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*