tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы уза
Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы  уза

Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы уза

21 октябрьдә Казанда мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре Форумы уза. Форум 2011 елдан башлап ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды һәм Россия ислам институты белән берлектә үткәрелә, мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу һәм аларны хәл итү өчен мәйданчык булып тора. Быел әлеге форум «Хәзерге Россиянең фәнни-мәгариф киңлегендә традицион диннәр теологиясе» халыкара симпозиумы кысаларында оештырыла.

Мөселман уку йортлары мөгаллимнәре Форум вакытында, аерым алганда, дини уку йортларында белем бирү үзенчәлекләре, Татарстан Республикасында дини белем һәм дини тәрбия бирү системасы белән бәйле мәсьәләләрне караячаклар. Форумда катнашучыларга ТР Диния нәзарәтенең он-лайн мәдрәсә проекты, шулай ук Алабуга шәһәренең «Ихсан» гомуми белем бирү мәктәбе мисалында үсеп килүче буынга дини һәм әхлакый тәрбия бирү үрнәкләре тәкъдим ителәчәк. Ә мәчетләр каршында эшләп килүче курсларның эш тәҗрибәсе белән Питрәч мөхтәсибәте Шәле авылының «Заһир» мәчете, Казан шәһәренең «Гадел» мәчете, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Лениногорск районы мөхтәсибәте вәкилләре һ. б. уртаклашачак.

Казанда 22 октябрьдә ачылачак Симпозиумда шулай ук мөселман мәгарифе үсешенә кагылышлы мәсьәләләр каралачак. Аерым алганда, Россиянең һәм дөньяның төрле почмакларыннан килгән катнашучыларга Болгар ислам академиясендә магистрлар һәм докторлар әзерләү системасы, Татарстанда дини һәм дөньяви уку йортларының хезмәттәшлек итүе, башлангыч баскычта белгечләрне дини белем бирү стандартларын кулланып әзерләү, дини мәгариф оешмаларында, дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, укыту эшчәнлеген алып бару, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру һ. б. белән танышу мөмкинлеге биреләчәк.

Моннан тыш, Форум һәм Симпозиум барышында Татарстан мөселман уку йортларының иң яхшы мөгаллимнәренә һәм укуда алдынгы булган студентларына ТР мөселманнары Диния нәзарәте бүләкләре, шул исәптән,  Мөфтинең Рәхмәт хатлары һәм исемле стипендияләре тапшырылачак.

Мөселман мәгариф оешмалары укытучылары форумы 21 октябрьдә иртәнге сәгать 9:00да  “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында башлана. Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү өчен телефон: +7904 768 75 84.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*