tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ике республика вузлары хезмәттәшлек итәчәк
Ике республика вузлары хезмәттәшлек итәчәк

Ике республика вузлары хезмәттәшлек итәчәк

Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре кысаларында төбәкләр җитәкчеләре Радий Хәбиров белән Рөстәм Миңнеханов Уфа дәүләт нефть техник университетында булды.

Анда УДНТУ белән Казан дәүләт тикшеренү технологик университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Әлмәт дәүләт нефть институты, Иннополис университеты арасында килешүләр төзелде.

— Уфа дәүләт нефть-техник университеты илебез нефть сәнәгате үсешенә зур өлеш кертте, — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. — Татарстан икътисады нигезе — нефть чыгару һәм нефть химиясе. Бу – яхшы әзерлекле белгечләр таләп итүче бик катлаулы югары технологик өлкә. Бердәм белем бирү программалары, вузлар арасындагы хезмәттәшлек бүген зур әһәмияткә ия. Башкортстанда нефть-газ өлкәсендә фәнни-мәгариф базасы һәрвакыт югары дәрәҗәдә булды. Әлеге вакытта сезнең эшләнмәләрне һәм белгечләрне җәлеп итеп, “ТАНЕКО”ны үстерәбез. Татарстанда бу җәһәттән җитди эш җәелдерелгән. Киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итәчәкбез.

https://kiziltan.rbsmi.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*