tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илфат Абдрахмановны соңгы юлга озаттылар
Илфат Абдрахмановны соңгы юлга озаттылар

Илфат Абдрахмановны соңгы юлга озаттылар

Илфат Абдрахманов туган ягында – Яшел Үзәндә җирләнәчәк. Бүген Казанда җәмәгатьчелек татар телевидениесенең легендар дикторын соңгы юлга озатты.

Илфат Абдрахмановны озатырга ул яшәгән Әмирхан урамындагы йорты ишегалдына кеше күп килгән иде.

Җыйнак кына озату мәрасимен ТНВ генераль директоры Илшат Әминов алып барды.

Хушлашу сүзләрен Илфат Абдрахманов белән бергә эшләгән журналист Илфат Фәйзрахманов, легендар диктор Лия Заһидуллина, кинооператор һәм режиссер Юрий Гвоздь әйтте.

Танылган диктор Илфат Абдрахманов 4 октябрьгә каршы төндә вафат булды. Аңа ноябрь аенда 59 яшь туласы иде.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*