tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Татар акчасы” музее ачылды
Казанда “Татар акчасы” музее ачылды

Казанда “Татар акчасы” музее ачылды

Каюм Насыйри урамында урнашкан «Татар акчасы музее» ачылышында борынгы тәңкәләр тәкъдим ителде.

Әлеге музейны оештыру идеясе шоколадтан барлыкка килгән. «Без борынгы тәңкәләрнең образын шоколадта кулландык. Былтыр Алтын Урданың 750 еллыгына тәңкә формасында шоколад чыгардык, балаларга тараттык, ул шулкадәр популяр булды. Шул шоколад акчаны ашаганда, акча музее ясау идеясе туды», — диде музей җитәкчесе Артур Галимҗанов.

Экспонатлар берничә ай дәвамында тупланган, акчаларны төрле базарлардан, интернет кибетләрдән җыйганнар, кайберләрен бүләк итеп бирүчеләр дә булган. Әлеге музейда Алтын Урда чоры акчаларын күреп, аларның аңлатмалары белән танышып була. Экспонатлар арасында борынгы акчалар турында мәгълүмат язылган китаплар да урнашкан.

Коллекциядәге иң борынгы тәңкәләр сигезенче гасырга карый. Монда Токтамыш, Үзбәк, Җанибәк һәм башка ханнар тәңкәләре белән танышып була. Музейда татар акчаларынна кала, Кытай, Монголия, Африка, Һиндстан, Америка, Үзбәкстан, Төркия акчалары да бар.

«Бу бик зур эш. Акчалар тарихны өйрәнүдә бик мөһим әйбер. Безнең татар тарихында бик күп кулъязмалар янган, ә акчалар, хәзинәләр җир астына күмелгән», — диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла.

«Сез соңгы арада бик акыллы эшлисез, шуның өчен сезне мактыйм, бу эшегез өчен ун бал», — дип, бәя бирде Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов музей җитәкчесенә һәм аның ярдәмчесенә. Шулай ук килгән тарихчылар музей эшчәнлеген оештыру буенча үз киңәшләрен дә бирде, акчаларның күчермәләрен ясарга тәкъдим ителде.

Музей җитәкчесе ярдәмчесе Наил Нәбиуллин әйтүенчә, тәңкәләрне тотып карау — тарихка кагылып карау мөмкинлеге. Музей һәр көнне 10:00–18:00 вакыт аралыгында эшләячәк. «Әлегә керү бушлай, соңрак түләүле керү ясарга планлаштырабыз», — диде музей җитәкчесе.

Гөлия Хәсбиуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*