tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһам Шакировка туган авылында бюст ачтылар
Илһам Шакировка туган авылында бюст ачтылар

Илһам Шакировка туган авылында бюст ачтылар

Бүген Тукай районы Яңа Бүләк авылында Россия һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировка бюст ачылды.

Бюст Илһам Шакиров музей йорты каршында урнашкан. Бюстның скульпторы — Санкт-Петербургтан Венера Абдуллина.

Бюстны ачу тантанасын Тукай районы башлыгы Фаил Камаев башлап җибәрде. «Былтыр республика күләмендә зур чара үткәргән идек. Шунда ел саен Илһам абыйны искә алу өчен җыелырбыз, дип вәгъдә бирдем. Дөнья афәте килеп чыкканга булмас дигән идек, тик Илһам абый үз авылында җыйды. Илһам абыйга багышланган Республика күләмендә үтәчәк фестивальләрнең берсен шушында үткәрүне безгә йөкләсәләр бик рәхмәтле булыр идек», — дип сөйләде ул.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Илһам абыйның гомер буе татар халкына хезмәт итүен әйтте. «Бакыйлыкка киткәч тә, ул милләт өчен эшен дәвам итә. Без һәрвакыт аның өчен дога кылабыз. Туган ягында август-сентябрь айларында зур концерт ясарга кирәк. Бу якны без зурлап күрсәтергә тиешбез», — диде ул.

Бюст ачу тантанасында Илһам Шакиров абыйсының кызы Руфия Абдуллина да катнашты. «Апрель ахырында бюст ачу планда гына иде әле, Алла кушкач, бүген бюст янында басып торабыз», — диде ул һәм барлык ярдәм иткән иганәчеләргә рәхмәтләрен белдерде.

Бюст ачылу тантанасыннан соң кунаклар Илһам Шакировның музее белән таныштылар.

Гөлүзә Ибраһимова
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*