tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яр Чаллының “Чаллы Яр” мәчетенә ярымай куелды
Яр Чаллының “Чаллы Яр” мәчетенә ярымай куелды

Яр Чаллының “Чаллы Яр” мәчетенә ярымай куелды

8 сентябрь көнне Чаллы шәһәрендә сөенечле чара – “Чаллы-Яр” мәчетенә ярым ай кую тантанасы булып үтте.

Мәҗлесне шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ул мәчетнең үзенчәлекле дизайнга ия булуын һәм “Чаллы-Яр” мәчетенең ике төрле функция: Орловка боҗрасы янында яшәүче кешеләр өчен мәчет комплексы һәм юл кырые мәчете вазыйфалары үтәячәген ассызыклап үтте. Шулай ук ул әлеге мәчетне бер ай эчендә ачарга ният барлыгын да белдерде.

Мәҗлес Коръән уку, дога кылу һәм шәһәр башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Галиуллин Рөстәм Рафик улы белән төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевалиевның чыгышлары белән дәвам итте. Рөстәм хәзрәт әлеге чарада катнашкан кунакларга мәчет төзү турында хәдисләрне искәрде һәм әлеге күркәм чарага сәбәпче булган Илдар хәзрәт Зияровны кылган изге гамәлләре өчен тәбрикләде. Соңгы сүзне “Чаллы-Яр” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт әйтеп үтте. Ул шушы мәчет төзелешендә ярдәм күрсәткән кешеләргә үзенең рәхмәтләрен белдерде һәм нияте булган кешегә Аллаһ Тәгаләнең изге экшә юлларын ачуын искә төшереп үтте.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*