tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһам Шакировның туган көне уңаеннан оештырылган концерт төрки халыкларны берләштерде
Илһам Шакировның туган көне уңаеннан оештырылган концерт төрки халыкларны берләштерде

Илһам Шакировның туган көне уңаеннан оештырылган концерт төрки халыкларны берләштерде

Илһам Шакировның тууына 85 еллыгына багышланган концерт төрки халыкларны бердәм итү идеясе белән оештырылды. Концерт кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның туган көне уңаеннан оештырылган концертта Татарстан җырчыларыннан тыш, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Кырым, Алтай, Башкортстан, Мари Эл, Чувашия һәм Удмуртия вәкилләре дә чыгыш ясады.

«Илһам абый — үзенең бөтен иҗаты белән гомер буена татарларны берләштерү, төрки халыкларны бердәм итү фикере белән янып яшәгән шәхес. Шуңа күрә бу концертта бер сәхнәгә төрки халыкларыбыз җыелды», — диде әлеге концертның сценарий авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Илсөяр Шиһапова.

«Бүгенге концерт — моң бәйрәме, чөнки Илһам абый кебек легендар шәхеснең дөньяга килгән көне — безнең өчен бәйрәм», — дип өстәде ул.

«Илһам Шакиров белән очрашканым да булды, мин, кечкенә малай чагымда, сәхнәгә менеп, аңа чәчәкләр тапшыра идем. Бездә аны хәзер дә бик яраталар. Ул Үзбәкстанда айлар буе концертлар куя иде. Без аны үзебезнеке дип саный идек», — диде Үзбәкстанның халык артисты Мансур Ташматов.

Гөлия Хәсбиуллина

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*