Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районында “Милли мәгариф проекты: татар телен өйрәтүгә заманча караш” дигән семинар узды
Кукмара районында “Милли мәгариф проекты: татар телен өйрәтүгә заманча караш” дигән семинар узды

Кукмара районында “Милли мәгариф проекты: татар телен өйрәтүгә заманча караш” дигән семинар узды

14 февральда Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге мәктәп базасында “Милли мәгариф проекты: татар телен өйрәтүгә заманча караш” темасына багышланган республикакүләм семинар уздырды.

Семинар кысаларында ачык дәресләр һәм педагогик остаханәләр оештырылды. Аерым игътибар дәрестән тыш эшчәнлеккә бирелде. Укытучылар эшчәнлегендә ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм 2020 елда Халык санын алу темаларын яктыртуга басым ясау турында турында фикерләр әйтелде.

Түгәрәк өстәлдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, Кумара районы мәгариф идарәсенең милли белем бирү буенча әйдәп бирүче белгече Алия Шәймарданова һәм Ядегәр мәктәбе директоры Илфат Әхмәдуллин чыгыш ясадылар. Чарада катнашучылар семинарны даими оештыру кирәклеген ассызыкладылар, аның алдагы уку елында уздыруның яңа форматларын билгеләделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*