tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһам Шакировның ярдәмчесе Илһам Хаҗиевка Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең медале тапшырылды
Илһам Шакировның ярдәмчесе Илһам Хаҗиевка Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең медале тапшырылды

Илһам Шакировның ярдәмчесе Илһам Хаҗиевка Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең медале тапшырылды

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның ярдәмчесе Илһам Хаҗиевка Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең “Казанышлар өчен” (“За заслуги”) медале тапшырылды.

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин имзалаган рәсми кәгазьдә: “Татар халкының милли традицияләрен һәм рухи байлыкны саклауга һәм пропагандалауга керткән өлеше, шулай ук татар халкының легендар җырчысы Илһам Гыйлметдин улы Шакиров иҗатын киң пропагандалаганы өчен Илһам Муллый улы Хаҗиевка Россия мөселманнарының “Казанышлар өчен” медале белән бүләкләргә”, – диелгән.

“Илһам абыйга озак еллар күңелем кушканча ярдәм иттем. Бу гамәлем табигый иде. Аның кебек шәхеснең ышанычын яулау, аклау сәнгатьне яраткан һәркемнең хыялы булгандыр. Ул бәхет миңа елмайды. Тыйнак хезмәтемә шундый зур бәя бирүләре өчен зур рәхмәт”, — ди Илһам Хаҗиев.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*