tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илсөя Әхмәтгалиева: «Рөстәм Миңнеханов милли аңыбызны күтәрү яисә тонуста тотуга көчле бер этәргеч бирде»
Илсөя Әхмәтгалиева: «Рөстәм Миңнеханов милли аңыбызны күтәрү яисә тонуста тотуга көчле бер этәргеч бирде»

Илсөя Әхмәтгалиева: «Рөстәм Миңнеханов милли аңыбызны күтәрү яисә тонуста тотуга көчле бер этәргеч бирде»

Татар ата-аналары комитеты координаторы Илсөя Әхмәтгалиева Рөстәм Миңнеханов мәкаләсендә һәр фикер чын йөрәктән дип белдерә:

– Рөстәм Миңнеханов, гомумән, практик һәм дипломат карашлы кеше. Әлеге мәкалә дә бик тирән эчтәлекле. Чал тарих та күтәрелә, бүгенге сәясәт кысасына да аек караш белән кагылып үтә, милләтнең үзенә генә хас булган рухи байлыкларын да билгели. Күп җирдә мин аның белән килешәм. Без, дөрестән дә, үзебезнең урыныбызны беләбез. Россиядән аерылып чыгу – ул безнең юл түгел. Беренчедән, ул безнең табигатебезгә туры килми. Вакыт кырыслыкларына каршы көрәшүдә татарларның төп коралы булып мәгърифәт тора. Аның сагында – динебез һәм гадәтләребез. Икенчедән, без, татарлар, Россия буйлап сибелгән. Өченчедән, безнең бабаларыбыз да сугыш чорларында дошманны җиңүгә зур өлеш керткән.

Иреклек темасына килгәндә, Президент бик төгәл фикер җиткерде, моның белән килешмәгән кеше булмас. Бәйсезлек бәрабәренә күп өлкәләрдә республика югары дәрәҗәләргә иреште. Ул Россиянең бүгенге авыр көннәрендә иң көчле таянычы булып тора. Әгәр дә ил белән җитәкчелек итү бер генә караштан корылган булса, аякта калу читен булыр иде. Чагыштырып әйтер өчен монда төрле юнәлеш тәҗрибәләрен атап була. Шул ук бүген актуаль булган инвестицияләүгә килгәндә дә, акыллы инвестор финансларын бер генә компаниягә юнәлтми, төрле компанияләрнең акцияләреннән торган пай алуны сайлый, чөнки бу аның финанс киләчәген иминиятли.

Рөстәм Миңнехановның бу мәкаләсе безнең милли горурлыгыбызны күтәрүгә, милли аңыбызны күтәрү яисә тонуста тотуга көчле бер этәргеч бирде дип саныйм. Сайлау белән бәйлеме, бәйле түгелме – бу сүзләрнең йөрәктән чыгуы ачык һәм бик урынлы. Мин, милләт киләчәген кайгыртучы иҗтимагый оешма вәкиле буларак, аңа ихластан рәхмәтлемен.

Ә инде милли кодексларга килгәндә, мин Минтимер Шәрипович фикерләреннән төзелгән «Шәймиев кодексы» дигән, бүгенгә туры килгән яшәү кагыйдәләренең дөнья күрүен көтәм. Тукаебызны ничек кенә зурласак та, Беренче Президент – күпкырлы шәхес, тормыш тәҗрибәсе зур, ир затларына да, гаилә коручыларга да, милләтне тәрбияләүче хатын-кызларыбызга да уңай киңәшләр бирә алыр иде.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*