tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иң мөһиме–бергәләп эшләү
Иң мөһиме–бергәләп эшләү

Иң мөһиме–бергәләп эшләү

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез белән элемтәләрне ныгыту, аларда йолаларыбызны һәм гореф-гадәтләребезне саклап калу һәм үстерүдә гаять зур ярдәмнәр күрсәтә. Шул ук вакытта ул үз илебездәге милләттәшләребезнең активлашуын, башка халыклар белән дуслык элемтәтләренең ныгуын да максат итеп куя.

Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җирле оешмасының чираттагы утырышында да эшлекле сөйләшү булды. Анда узган ел Татарстан Республикасының “Телләр турында“гы законын тормышка ашыру юнәлешендә башкарылган эшләр белән бер рәттән быел башкарырга планлаштырылган чаралар да уртага салып сөйләшенде. Назилә Фәрхуллина чыгышыннан күренгәнчә, районыбыз шәһәр авыллары мәктәпләрендә 16 милләт вәкиле баласы белем ала. Арада чит дәүләтләр вәкилләреннән әрмәннәр, үзбәкләр, әзербайжаннар… да бар. Барлык мәктәпләрдә дә татар теле һәм әдәбияты кабинетлары җиһазландырылган. Мөслимәләрнең “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе хаҗия Розалия Ибраһимова балалар бакчаларында булулары, Луиза Мисбахованың нәниләр белән спектакльләр өйрәнүе турында сөйләде.

–Быелгы планга тормышка ашырырлык реаль эшләрне кертик,–диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова.

Социаль сайтларда җирле оешманың битен оештырып, төркемен булдыру кирәклеге әйтелде. Розалия Ибраһимова Урта Кирмәндәге Изгеләр чишмәсен төзекләндерү мәсьәләсен күтәрде. “Проектын эшләттем. Бу мәсьәләне хәл итә башлыйсы иде,“–диде. Мамадышта һәм авылларда “Мин татарча сөйләшәм“ акциясен зурлап үткәрергә кирәклеге дә күтәрелде. 7нче мартта ипподром-стадионда Халыклар дуслыгы көнен үткәрү, аңа барлык милләт вәкилләрен дә чакыру турында килешенде. “Районыбыздагы татар эшмәкәрләрен җыеп сөйләшергә иде. Һаман бер үк кешеләр чишмәләр ремонтлый, иганәлек ярдәмнәре күрсәтә. Изге эшләргә чыккан акча әйләнеп кайта бит ул,“–диделәр. Районыбызның имам-мөхтәсебе Илһам хәзрәт Миннегалиев: “Элек авылларда урам концертлары үткәрелә иде. Халык арасындагы талантлы кешеләрне ачыклауда бу бик нәтиҗәле чара булды. Яңадан оештырып җибәрсәк, яхшы булыр иде,“ – диде. Апрель аенда шәһәр мәдрәсәсендә коръән уку бәйгесе үткәрү дә планга кертелде. “Татар кызы“, “Татар егете“ бәйгеләрен оештырып, финал турын район Сабан туенда үткәрергә карар ителде. Нократ яр буенда яшьләр өчен гармуннар белән кичке уеннар оештыру да онытыла бара торган уеннарны һәм йолаларны торгызырга ярдәм итәр иде. Утырышта “Йолдызлар кабынганда“ клубы эшен яңадан торгызу кирәклеге дә күтәрелде.

–Район Сабан туена сөлге, кулъяулык чигү бәйгесе үткәрик. Иң матур сөлге белән баш батырны бүләкләрбез, – диде Алена Смирнова.

Авылларда яшәп иҗат итүче шагыйрьләребезнең иҗат үрнәкләре тупланган альманах һәм мәчетләр, мәхәлләләр тарихына багышланган китап әзерләү турында да сүз булды.

–Иң мөһиме–җирле оешмабызның активын булдыру һәм бергәләп эшләү,–диде җирле оешма җитәкчесе Гөлнәзирә Талипова.

Минневәрис Мингалиев, Мамадыш

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*