tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Инсаф Фәйзрахманов БДИны ничек 393 баллга тапшырган?
Инсаф Фәйзрахманов БДИны ничек 393 баллга тапшырган?

Инсаф Фәйзрахманов БДИны ничек 393 баллга тапшырган?

Кукмара районы Ядегәр авылы мәктәбендә укыган Инсаф Фәйзрахманов дүрт фәннән БДИны 393 баллга тапшырды. Татар егете рус теле һәм информатикадан 100әр балл, физикадан 99 балл, математикадан 94 балл җыйган.

ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татар мәктәбендә белем алган укучының уңышларына сөенечен матбугат конференциясендә журналистларга белдерде.

«Көчле педагоглар булган җирдә, шәһәр яки авылмы ул, кайда яшәвенә карамастан, укучы яхшы әзерләнә», — дип уртаклашты министр.

«Укытучыларыбыз – шушы мәктәпне тәмамлап, укытырга кайткан кадрлар»

99 бала укыган, карап торышка гади генә авыл мәктәбенең уңышлары җәмәгатьчелек өчен могҗиза булып тоелса да, үзләре өчен көтелгән хәл икән.

«Мәктәптә фәннәр татар телендә укытылуга карамастан, рус теленнән БДИ нәтиҗәләре ел да 80-90 баллдан ким булмый. Укучыларыбыз, гадәттә, төп фәннәрдән дә 90-95 балл җыя. Укытучыларыбыз бик көчле. Алар үзебезнеке, шушы мәктәпне тәмамлап, укытырга кайткан кадрлар», — дип аңлата уңыш серен мәктәп директоры Илфат Әхмәдуллин.

Тугызынчы сыйныфтан соң мәктәптә яхшы укучы балалар гына калу сәбәпле, быел 11 сыйныфны ике егет кенә тәмамлаган. Икенче егет Илмир Фатыйховның да БДИ нәтиҗәләре югары булган — һәр фәннән 80-90 баллар чамасы җыйган.

Директор сүзләренә караганда, Инсаф Фәйзрахманов уку дәверендә мәктәпнең йөзек кашы булган. Башлангычта укыганда ук аның өметле бала икәне күренгән. Ул спортта да, укуда да, үзешчән сәнгатьтә дә, мәктәп бакчасы эшләрендә дә иң активлардан саналган.

«Төгәл, фикерле егет. Республика һәм регионара олимпиадаларда призер һәм җиңүче булып килде. Спортта чаңгы һәм җиңел атлетика буенча районда уза торган чараларда беренчелекне башкаларга бирмәде. Кул көрәшендә дә үзеннән югары үлчәмдәгеләр белән көчен сынашты. Районда узган шахмат буенча спартакиадаларда беренче һәм икенче урыннарны яулады», — дип горурланып сөйли Илфат Әхмәдуллин.

Инсафның әнисе Гөлсинә Зөфәровна да әлеге мәктәптә 30 ел математика укыта. «Гөлсинә – бик көчле укытучы. Укучылары республикакүләм олимпиадаларда призлы урыннар яулыйлар. Ул да нык тырышты, улын математикадан олимпиадаларга әзерләде», — ди мәктәп директоры Инсафның әнисе турында.

«Олимпиадаларда беренчелекне бирмәде»

Саба районы Килдебәк авылында укытучы гаиләсендә туган Гөлсинә, укытучы егеткә кияүгә чыгып, Кукмара районы Ядегәр авылына килеп төпләнә.

«Әнием дә, ике сеңлем дә укытучылар. Иптәшем дә элегрәк физика фәнен укытты, хәзер башка өлкәдә эшли. Балалар тәрбияләүдә аларның да йогынтысы булгандыр», — дип аңлата Гөлсинә Фәйзрахманова, улының уңышына анализ ясарга тырышып.

Гөлсинә ханымның балалары кечкенәдән мәсьәләләр чишәргә яраткан, интернетта булган төрле конкурсларда кызыксынып катнашканнар.

«Үзем укучыларымны төрле олимпиадаларга йөрткәч, өйгә бик күп яңа мәсьәләләр алып кайтам, шулар турында гаиләдә фикер алышабыз. Кызым да, улым да олимпиада мәсьәләләрен үзләре чишеп карарга тырышалар иде, соңрак югарырак сыйныфларныкын да чишә башладылар», — ди математика укытучысы.

Инсаф бишенче сыйныфтан башлап, унберенчегә кадәр районда математикадан, физикадан ел саен беренче урынны яулаган. Технологиядән һәм биологиядән дә призлы урыннар яулаганы булган. Мәктәптә укыганда республикакүләм олимпиадалардан барлыгы 11 тапкыр призлы урын алып кайткан Инсаф.

Авылда яшәгәч, егет кеше физик эштән дә читтә кала алмый. «Төзелеш эшендә атасы үз кул астына кертергә тырыша. Өй яны бакчасында кечкенәдән бөтен эшне эшләтеп үстердек», — ди Инсафның әнисе.

Инсаф Казан федераль университетыннан башка югары уку йортын сайламаган

Инсаф Казан федераль университетының Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбенә документларын тапшыруын әйтте. Конкурс исемлегендә әлегә беренче тора икән. Мәскәүнең иң югары уку йортларына керергә мөмкинлеге булса да, башка вузларны сайламаска булган.

Мәктәптә фәннәрне татар телендә, татарча дәреслекләрдән укуга карамастан, БДИны рус телендә тапшыруда кыенлык тумаган.

Математика һәм физика фәннәреннән белем туплауда олимпиадаларда катнашуның файдасы нык тиде, дип саный Инсаф. Рус теленнән имтиханга мәктәп программасы буенча әзерләнгән.

«Укытучыларга, әти-әниемә олы рәхмәтемне белдерәм», — дип йомгаклады сүзен Инсаф Фәйзрахманов.

Рифат Каюмов

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*