tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Инвестор кайсы авылда – бәйрәм шунда үткәрелә”. Сабан туе үзгәрдеме, кешеләрме?
“Инвестор кайсы авылда – бәйрәм шунда үткәрелә”. Сабан туе үзгәрдеме, кешеләрме?

“Инвестор кайсы авылда – бәйрәм шунда үткәрелә”. Сабан туе үзгәрдеме, кешеләрме?

Татар дөньясында Сабан туйлары башлана. Бу атнада милли бәйрәмебез район-авылларда булачак, Новосибирскида федераль дәрәҗәдә узачак. Ел саен көтеп алынган борынгы чарага яңалык өстәп шаккатыручылар да бар. Аның асыл сыйфаты, мәгънәсе нинди булырга тиеш соң? Татар халкының борынгы бәйрәменә спорт ярышы чалымнары кертү, аннан шоу ясау, берәр чарага яраклаштыру дөресме? Сабан туе үзгәрдеме, әллә безме? “ВТ” хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.

Татарстанның традицион мә­дәниятне үстерү үзәге фәнни хезмәткәре Фәнзилә Җәүһәрова Сабан туеның хикмәте дә, әһә­мияте дә, проблемасы да – төр­лелегендә дигән фикердә:

– Аларны кушып, нинди дә булса калыпка кертү дөрес түгел. Әйтик, кемнедер дулкынландырган, кемнәрнеңдер ачуын китер­гән федераль шәһәр һәм авыл Сабан туе бар. Федераль Сабан туеның максаты – халыкның күңелен ачудан бигрәк, төрле төбәкләрдә яшәгән татарларның бердәмлеген, яшәеш-көнкүре­шен күрсәтү. Әлбәттә, күпме акча түгелә, күпме артист бара дип, аларны сүгүчеләр бар. Ә бит бу бәйрәмдә шул төбәк губернаторы белән Татарстан Президенты очрашмыйча калмый. Бу очрашуда нинди дә булса килешүләр төзелә, уртак проектлар барлыкка килә. Нәтиҗәдә кайдадыр татар мәктәбе, кайдадыр татар сыйныфы ачыла яисә аларга техник җиһазлар алына, Татар иҗ­ти­ма­гый үзәгенә бина бирелә. Федераль Сабан туеның максаты менә шул аның. Авыл Сабан туенда исә болардан тыш авыл эш­мә­кәр­лә­рен очраштыру, аларга үз тауарларын сату мөмкинлеген бирү бурычы да куела.

Бер карасаң, Сабантуй, Каравон, Гырон быдтон – аларның һәммәсендә милли асыл, гореф-гадәт ачыла. Димәк, Сабан туеның теле дә, эчтәлеге дә татарча булырга тиеш.

– Бездә Сабантуйлар шулкадәр үзенчәлекле. Бар указ белән үт­кә­релә торган Сабантуйлар һәм указдан тыш, качып-посып үт­кә­релә торган бәйрәмнәр. Ни өчен качып-посып үткәрелә дим, чөнки бәйрәмнең атамасы үзгәрә. Ник дигәндә, указны бозу – законны бозу. Алар Авыл көне, авыл туган көне, авылдашлар очрашуына әйләнә. Аларны авыл фермерлары, авылдан чыгып киткән, үз бизнесын булдырган эшмәкәрләр үз акчаларына үткәрә. Татар өчен ул адым шулкадәр мөһим. Безнекеләр булдыра, дип кабул итә аны авылдашлары. Шуңа күрә мин, указ бе­лән район Сабан туен үткәрә алабыз, ә менә авылныкын халык үзе билгеләсен иде, дим. Хәзер бит кол­хоз-совхозлар юк, 15 авылга бер инвестор утыра һәм аның халыкта гаме булмаска да мөмкин. Авыл Сабан туенда бөтен нәрсә тиешенчә уза: бирнәсе дә җыела, туганнар да очраша, сыйныфташлар да җыела, авыл зиратына барып, әрвахлар рухына дога да кылына. Ә менә указ белән үткәрелә торганы турында алай әйтеп булмый. Чөнки 14 авылны бергә җыеп оештырыла торганнары да бар. Инвестор кайсы авылда – бәйрәм шунда үткәрелә, – ди Фәнзилә Җәү­һә­ро­ва.

Чын Сабан туе кайда?

Бу сорауны без ЮНЕСКО каршындагы Халыкара Традицион Музыка Киңәшмәсе (ICTM) әгъзасы Эльмира Каюмовага бирдек:

– Тормыш шартлары үзгәргән саен, йолалар да үзгәрә. Әйтик, XV гасырда Сабан туе бер төрле, XIX гасырда икенче төрле, хәзерге вакытта өченче төрле. Нәрсәдер югала, нәрсәдер дәвам итә. Бу – табигый күренеш. Аннан соң җирле үзен­чәлекләрне исәптән чыгармаска кирәк. Төрле төбәкләрдә Сабан туеның үткәрү тәртибе аерылып торган. Әлеге бәйрәмнең берничә варианты бар. Шуңа күрә, “чын” Сабан туен эзләп табу – һич мөм­кин түгел эш. Безнең чорга кил­гәндә, ХХ-ХХI гасырларда Сабантуй исеме астында өч халык бәй­рәме кушылган: Сабан туе, Җыен һәм Сөрән. Элегрәк Сабан туе Казан татарларына гына хас булган. Мәсәлән, борынгы заманнарда мишәрләрдә андый бәйрәм булмаган. Хәзер исә татарлар яши торган бөтен якларда, хәтта чит ил­ләрдә дә уздырырга тырышалар. Аларда традицион элементлар – көрәш, ат чабышы, җиңүчеләргә бүләк җыю гадәтләре яшәп килә. Әлбәттә, югалтулар да бар. Казан татарларының кайбер авылларында Сабан туе йолалары яхшы сакланган әле. Мәсәлән, Мари Иле­нең Бәрәңге районында элек бер атна бәйрәм иткәннәр, хәзер 3 көн­гә калды. Бу якларда бүләк җыю  бәйге җыю дип атала. Татар­стан­ның Теләче районы Кече Мирәтәк (халык телендә – Бичер) авылында бүләк җыярга, нәкъ элеккечә, егет­ләр чыга: алар муеннарына сөлге­ләр асып, гармун уйнап, авыл буйлап җәяү йөриләр. Янында булган малайлар чиләккә йомырка тутыра. Бик матур күренеш. Ә мәй­дан үзе караңгы төшкәч оештырыла. Бу – төнге Сабан туе. Бичер авылында аны райондагы бәйрәмнән бер атна соңрак уздыралар.

Нәкъ шулай соңрак уздыручылар арасында Биектау районының Сасмак авылы да бар. Ул Сасмак кичләре дип атала. Оештыру­чы­ларның берсе – Динар Зиннә­туллин әйтүенчә, кечкенә авылга җан кер­тү өчен алынганнар бу эш­кә:

– Авылны саклап калу өчен кирәк Сасмак киче. Ә Сабан туе бездә ун еллап оештырылмаган иде. Яшьләр җыелып тотындык һәм биш ел рәттән үткәрәбез. Шундый бәйрәмнәр дә булмаса, бө­тенләй таралышып бетәбез бит инде. Халык  ниятебезне күтәреп алды. Башта бергәләп акча җыеш­тык, аннан бергәләп мәйданга чыктык. Безнең бәйрәм концерт форматында үтми. Иң үзәктә  элек-элек­тән килгән уеннар тора. Һәр­бер уенның үз баш­лыгы бар, ул үз мәй­данын бәй­рәм­нең азагынача тота.

Авыл көненең нәтиҗәсе булган җирлекләр дә бар. Әйтик, Мамадыш районындагы Еники-Чиш­мә авылы. Монда Авыл көнен фермер Нияз Шәмсетдинов үткәрә. Туган авылының таралып ятуына кү­ңеле әрнеп тотынган  бу эшкә фермер:

– Мин бала чакта монда меңнән артык кеше яши иде, хәзер 50 ху­җалыктан кимрәк. Үзем Балык Бистәсе районында эшлим. Кай­тып-китеп йөрим, йөрәк әрни. Кырларда агачлар үсә башлады, халыкның рухы сүнде. Башта мәчет төзе­ле­ше­нә тотындык. Аннан 1100 га җирне тәртипкә китереп, иген игә башладым. Аз гына ямь керде. Ферма төзеп ятам. Улыма атлар үстерү эшен йөкләдем. Халыкны ничек берләштерергә дип уйлый башладым. Сабан туе күптән үт­кәрелми иде, алты ел элек октябрь аенда Авыл көне оештырдык. Шуннан элеккеге кишер басуында мәйдан кордык, сәхнәсен куйдык, чәй урынын булдырдык. Ул болын һәр яктан елга белән уратып алынган. Башта әби-бабайлар, ник анда ясыйсың, клуб ишегалды җитмә­гәнме, дип сукранды. Хәзер, әй, улым, ярый әле, борынгылар кебек, мәйданга чы­гардың безне, диләр. Авыл көне июнь азагында үткәрелә,  шул мәй­дан 2-3 мең кешене җыя. Нигезләре калмаган авылдашлар әллә кайлардан кайта, бабалары рухына дога кылып китә. Ни­гез­лә­ре таралып ятканнар коймаларын тотты, йортларын тышлады, Еники-Чиш­мә тагын да купшыланды. Ыша­нам: яшәргә кайтабыз, дию­челәре дә булачак.

Татарга үз Максим Галкины кирәк

Кайбер бәйрәмнәрдә уеннар ашык-пошык үткәрелә дә, ул мәй­даннар таралып-тузып кала. Уен мәйданнары эшләмәгәч, халык та кайта башлый. Бу Фәнзилә Җәү­һә­рованы да бик борчый. Белгеч әлеге проблеманы хәл итү юлларын да күрсәтә:

– Бөтенләй башка оештыручылар, аниматорлар кирәк. Чөнки шул ук капчык сугышын да тамашага әйләндереп була. Мәсәлән, Мамадыштагы Питрауда Җәвит Ша­ки­ровның көрәш алып баруын ис­лә­рем китеп карап тордым. Ул кө­рәшне шулкадәр кыздыра, мәгъ­лү­мат бирә, мәйданнан кузгалып китә алмыйсың. Ә бит авыш баганага менүне дә шулай үткәреп була. Мин аны һәр биш метр саен билге ясап, һәр бүлемне үткән саен бер бүләк билгеләр идем. Бүләк дигәннән, мәдәният хезмәт­кәр­ләре, тапшырган бүләкләрне халык ташлап калдыра, дип зарлана. Чөнки бүген кешегә яулык та, тастымал да, тукыма да кирәк түгел. Тормыш җитеш, шөкер. Ләкин бит хисси бүләк оештырып була! Мәсәлән, уенда җиңү­чегә гаиләсе белән Сабан туе самавыры янында чәй эчү мөмкинлеге бир, коймак белән сыйла. Онытылмаслык табын булачак бит! Яисә фотога төшерүне оештыр. Ул фото гаи­ләнең матур ядкәренә  әве­ре­ләчәк. Мәйданга балалар өчен дә, өл­кәннәр өчен дә татарның Максим Галкиннары, Дибровлары ки­рәк. Ә аларны әзерлисе бар. Бу шоуменнар милли күренешләребезне сак­лар һәм пропагандалар иде. Ә без аның урынына мәгънәсез уеннар кер­тәбез. Әйтик, 70 сантиметр­лы аяк киеме кидереп, бала йө­гер­тәбез. Йә булмаса, 4-5 кешенене бастырып, чаңгы өстерәтәбез. Яи­сә батутны майлап, трусикчан ир-атларны ярыштырабыз. Салып алмаса, акыллы ир-ат мондый ярышта катнашмый, җәмәгать. Болар берсе дә Сабан туе бәйгеләре тү­гел, кор­по­ративларның бераз кызып алгач үткәрелә торган уеннары. Сабан туенда элеккедән кил­гән уеннарның чисталыгын сак­ларга кирәк. Аны махсус әзер­ләнгән мәдәният хез­мәткәрләре башкарыр иде. Ә бездә барлык бәйге спорт комитетына тапшырыла. Аларның спорт уеннарын алга сөрүе табигый. Мәсәлән, алар баскетбол күрсәтә. Бу 1960 нчы елдан бирле шулай. Спортка кушмаслар иде дә, аларда мата, хө­кемдарлар бар.

Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, 30 нчы еллардан килә торган тагын бер проблема бар.

– Без Сабан туйларына идеология кушабыз, парадлар тыгабыз, халыклар дуслыгын күрсәтәбез. Ниш­ләп ул Сабан туенда булырга тиеш? Аны бит Бердәмлек көнендә үткә­реп була. Сабан туе – татар бәйрәме. Ул татарча булырга тиеш. Бу җәһәттән удмуртның Гырон быдтоны үз асылын саклап кала алды. Ул – чын милли бәйрәм. Быел исә Сабан туена “Ворлдскиллс”ны кушачакбыз. Бу – шул ук идеология хикмәте. Узган ел исә дөнья чемпионаты булу сәбәпле, вип кунакларны черлидерлар каршы алды… Сабан туе бизәгеме инде ул кыска итәкле кызлар? – ди Фәнзилә Җәү­һәрова.

Келәмдә көрәшме, спектакльме?

Без көрәштән нәрсә эзлибез? Ни өчен бу спорт төре ел саен ниндидер шау-шу кузгата? Спорт журналисты Фәрит Салихов фи­ке­рен­чә, көрәшне спорт төренә әверел­дерү  аның эчтәлеген үзгәрткән:

– Авыл Сабан туенда аксакаллар көрәшнең рухын сакларга тырыша әле, район үзәкләрендә исә көрәш спорт уенына әверелә һәм ул билгеле бер кагыйдәләргә буйсына. Шуңа халыкта каршылыклы фикерләр туа. Чөнки ул көрәштә пәһлеваннар орышын күрми. Аннан бәйгене тиз генә тә­мам­лый­сылары ­килә. Бу да халыкка ошап бетми. Федераль Сабан туйларын­да моңа кадәр татар көрәш­че­ләре ким-хур булмаган иде. Соңгы бер-ике елда гына бәхәсле хәлләр булгалады. Тир түгеп әзерләнсәләр дә, төп бүләк – машинаны тир тү­геп алмыйлар шул. Читтә көрә­шәләр, келәмдә спектакль куялар. Шул спектакльгә җирле хуҗалар аяк чалгач, спектакль куючы­лар­ның ачуы килә. Чын көрәш булсын иде.

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәй­хетдинов исә бу фикер белән килешми. Аныңча, бәхәс халыкның яңа исемнәрне ишетәсе килүдән килеп чыга:

– Көрәш – иң игътибарга лаек булган спорт төрләренең берсе. Соңгы елларда ат чабышы күтә­ре­леп килә. Анысы да сөенечле. Ә менә батырлар бүләк бүлешер өчен йөри дигән фикер белән һич кенә дә килешә алмыйм. Тавыш булмыйча калмый инде, ул һәрбер спорт төрендә шулай. Чөнки югары дәрәҗәдәге көрәшчеләр барлыкка килә. Халыкның исә канга батканчы көрәшүне күрәсе килә. Аның көчле көрәшчене түгел, яңа көрәшчене, батырны күрәсе килә. Халыкның игътибары артты, шуннан гына килә ул бәхәсле фи­кер­ләр.

Ә сездә Сабан туе ничек узды?

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*