enrutat
Баш бит / Ирада Әюпова: «Татарда мәдәният – рухны саклау институты»
Ирада Әюпова: «Татарда мәдәният – рухны саклау институты»

Ирада Әюпова: «Татарда мәдәният – рухны саклау институты»

Юкка чыгабыз дип уфтану түгел, конкрет гамәлләр заманы. Әлеге фикер Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның татарлар турындагы мәкаләсендә дә, күптән түгел оешкан Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында да яңгырады. Конкрет гамәлләр нидән гыйбарәт булачак? Мәдәният татар милләте үсешендә нинди роль уйнаячак? Бу хакта мәдәният министры Ирада Әюпова белән сөйләштек.

– Ирада Хафизҗановна, Президентның татарлар турындагы мәкаләсен эш программасы дип алсак,  аны тормышка ашыруда кемнәргә таянырга: шәһәр яшьләренәме, авылгамы, өлкән буын аксакалларгамы?

– Мин – шәһәр кешесе һәм авылдан шәһәргә күченгән кешенең үзенчәлеге беткәнен бик яхшы аңлыйм. Чөнки урбанизация чикләрне юкка чыгара. Шәһәр даирәсендә үзеңнең асылыңны, милли үзенчәлекләрне саклау һәрвакыт катлаулырак. Милли үзенчәлек куәсе гаиләдә салына. Мәдәни кодны, милли тәңгәллекне  саклау турында без коллегиядә дә сөйләшкән идек. Исегездә булса, без аны традицион гаиләдә, буыннан-буынга тапшырылганда саклап була, дип әйттек. Элек бит яшьләр эшләгән, өлкәннәр балалар һәм оныкларны тәрбияләү белән шөгыльләнгән. Бүген дә иң мөһиме – татарларның традицион гаилә институтын саклау. Дөрес, барыбыз да мөстәкыйльлеккә омтыла. Ә бит моннан беренче чиратта безнең балаларыбыз зыян күрә. Чөнки эшләгән ата-ана баласына кирәк кадәр мәхәббәт, игътибар, тәрбия бирә алмый. Шуңа күрә, аерым яшәгән очракта да, яшь гаиләнең өлкәннәр белән элемтәсе өзелмәскә тиеш. Әби-бабай белән онык элемтәсе нык булсын иде ул. Бу – бик мөһим. Шәһәргә авылны күчереп утырта алмасак та, әнә шул элемтәне саклап, милли асылны югалтмаячакбыз. Үзеңнән башларга кирәк, диярсез сез. Безнең гаиләдә нәкъ шулай ул. Әни оныкларны тәрбияләү белән шөгыльләнә, буыннан-буынга күчәргә тиешле гыйлемне тапшыра.

Икенчедән, яшьләргә мөмкинлекләр бирергә кирәк. Әгәр биредә иҗади яктан ачылу мөмкинлеге тапмаса, без аларны югалтачакбыз. Илнең үсешендә дә биш өстенлекле юнәлеш билгеләнде. Анда икенче пункт булып иҗади мөмкинлекләрне ачу тора. Яшьләргә күбрәк ышанганда, алар тарафыннан күбрәк проектлар эшләнгәндә, үсеш булачак. Ышаныч – ул иң кыйммәтле ресурс. Безнең андый чыганак бар. Республикада Рөстәм  Миңнехановка ышаналар. Әлеге ышанычны саклау өчен талантларга таянырга кирәк.

Миңа Рөстәм Миңнеханов мәкаләсендә без барлык татарлар өчен дә җаваплы дигән фикер ошады. Чит илләрдә татарлар күп яши, алар белән элемтәне тагын да ныгытасы иде. Чөнки аларның тәҗрибәсе безгә бик кирәк. Мисалга Финляндиядә яшәүче татарларны алыйк. Алар йөз елдан артык чит мәмләкәттә яшиләр, әмма тел дә, милли үзенчәлекләр дә, татар рухы да, дин дә  югалмаган. Ә бит консервациядә яшәмиләр, Төркия, Германия һәм башка илләр белән актив хезмәттәшлек итәләр. Шуңа күрә гаиләдән тыш, милли мәдәният учакларының, шартларның булуы кирәк дип уйлыйм. Безгә  актуаль, заманча шәһәр мәдәниятен формалаштырырга кирәк. Тарихка карасак, элек бездә шәһәр мәдәнияте булган. Соңрак авыл мәдәнияте өстенлек иткән. Бу  сакланып калу өчен бик әйбәт булган. Ләкин аны тагын да үстерү өчен шәһәр мәдәнияте турында уйларга кирәк. Безгә сакланып калу гына түгел, камилләшү, үсү дә кирәк. Бу җәһәттән бездә Таткультфест, Печән базары фестивальләре  үтә, аның нигезендә иҗади лабораторияләр эшләп килә. Милли-мәдәни үзәк тә чын мәгънәсендә татар телен, тарихын, мәдәниятен өйрәнү үзәгенә әйләнәчәк.

– Без күбрәк тышкы күренешләрне: һәйкәлләр, биналар, паркларны кайгыртабыз. Алар да әһәмиятле, сүз дә юк, ә рух? Рухны ничек кайгыртырга, яшь буынны ничек тәрбияләргә?

– Яшьләр өчен милли асыл күбрәк әһәмиятле. Мин, гомумән, аларга милли үзенчәлек, тел кирәк түгел дигән фикер белән килешмим. Төрле буын вәкилләрен күзәтәм, шуннан чыгып әйтә алам: кешеләр татарча күбрәк сөйләшә башладылар. Элек олы кешеләр генә сөйләшә иде. Мин моңа шулкадәр сөенәм. Ләкин татарча аралашу теләге генә түгел, белем дә булырга тиеш.  Яшьләрнең «кухня теле» белән чикләнмичә, әдәби телне үзләштерүләрен теләр идем.

– Мәктәпләрдә татар телен укыту чикләнгән заманда моңа ничек ирешергә?

– Телне өйрәнүнең бөтен булган мөмкинлекләрен файдаланырга кирәк. Тел ничек үзләштерелә? Күбрәк уен аша, шулай бит? Шуңа күрә без августта ел буена дәвам итә торган «Уенфест» дигән зур чарага старт бирәбез. Бүген традицион татар уеннарын туплау һәм видеоформатта әзерләү эше бара. «Уенфест» берничә этаптан торачак. Беренчедән, традицион урам уеннары күрсәтеләчәк. Икенче этапта исә йолалар буенча мәгълүмат таратылачак. Әйтик, Карга боткасын ни өчен, кайчан һәм нинди шартларда үткәргәннәр? Сүз уңаеннан, Карга боткасы Россиянең матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертелде. Миңа калса, бу – шулай ук зур уңыш. Алга таба да шушы юнәлештә эш дәвам итәчәк. Шул ук сәхтиян исемлеккә кертүгә әзерләнеп бетте. Россия һөнәрчелеге исемлегенә кердеме, бу инде сәхтиянчеләргә ташламалар булачак дигән сүз.  Сөмбелә, җыеннар, традицион Сабан туе – боларның барысы буенча да әле эшлисе дә эшлисе. Чөнки Сабан туе да соңгы елларда үзенчәлеген югалтып бара. Сабан туе гына түгел, бик күп традицион бәйрәмнәр ниндидер шаблон буенча үткәрелә башлады. Мин хәзер төрле милләт бәйрәмнәрен күз уңында тотам, татарныкы гына түгел. Бу җәһәттән онлайн формат күпмедер дәрәҗәдә безгә ярдәм итте. Быел бәйрәмне генә күрсәтеп калмадык, аның мәгънәсен ачарга тырыштык. Һәр йоланың үз фәлсәфәсе бар. Рух турында сүз алып барабыз икән, әнә шул фәлсәфәне дә халыкка кайтарырга кирәк булачак. Фольклор халык арасында яшәргә тиеш, киштәдә түгел.

Мин Рөстәм Миңнехановка бик рәхмәтле. Әлеге мәкалә – безнең барыбыз өчен дә зур вакыйга. Ул – мәдәниятне үстерүнең манифесты. Дөньяның бик күп нокталарында мәдәният күңел ачу инфраструктурасы дип кабул ителгән заманда, Президент аны рухны саклау институты дип атады.

– Бүген «милли тәңгәллек» төшенчәсе еш телгә алына.  Аның асылы нәрсәдә? Без аны югалтып бетермәдекме инде?

– Югалттык дип санамыйм. Тормышымнан мисал китерәм. Без – Бакуда үскән балалар. Анда мохит башка. Бер караганда, чит җирдә милли үзенчәлекләр югалырга тиеш иде кебек. Ләкин сеңлем татар халык җырларын ярата. Аларны тыңлаганда,  күзләре яшьләнә. Ул бит генетикага салынган. Аң хәтере исән икән, аннан беркая да качып булмый, аны югалтып та булмый. Безгә бүген ике векторны саклап калырга кирәк. Беренчесе –  Татарстанда яшәүче барлык халыкларны берләштерү, аларны бер йодрыкка туплау һәм шушы бердәмлекне саклау, шул ук вакытта без татар халкын да бер йодрыкка туплап, аның милли бердәйлеген сакларга тиеш. Бу очракта татарның Татарстанда, Япониядә, Төркиядә яки башка мәмләкәттә яшәве мөһим түгел. Татарга үзенең тарихи Ватаны барлыгын һәм аны анда теләсә кайсы вакытта кабул итәчәген белү кирәк. Президент шул хакта әйтә дә. Ул татар мәдәниятенең дөнья мәдәниятендә үз урынын табу турында да сүз алып бара. Монда, әлбәттә, ниндидер тантаналар үткәрү турында гына сүз бармый. Милләтне шәхесләр таныта. Һәрбер шәхес – ул безнең иң зур байлыгыбыз. Аяз Гыйләҗевне алыйк. Мин аның «Татар кодексы» безнең төп яшәү кагыйдәсе булырга тиеш  дип саныйм.

– Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышында һәр яңа төзелгән бинаның эчтәлеге безнең милли ихтыяҗларга туры килмәскә мөмкин дигән фикер яңгырады. Сез аның белән килешәсезме?

–  Әйе, бу мәсьәләне тикшердек һәм, чыннан да, сораулар күп. Авылларда клублар халык өчен эшли. Шәһәрләрдә вазгыять башкачарак.  Анда мәдәният оешмалары акча эшләү мәйданнары кебек кабул ителә. Мәдәният йортлары, китапханәләр, музейлар, күргәзмә заллары, заманча мәдәният киңлекләре – һәрберсе мәгърифәт үзәкләренә өйрәнергә тиеш. Бу – авыр мәсьәлә, ләкин аңа ирешергә кирәк.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*