tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Татар бистәсендә чәй фестивале узачак
Иске Татар бистәсендә чәй фестивале узачак

Иске Татар бистәсендә чәй фестивале узачак

13 июльдә Казанның тарихи үзәгендә, Иске Татар бистәсенең Каюм Насыйри җәяүлеләр урамында, чәй тематикасына багышланган төрле тематик мәйданчыклар белән чәй фестивале урын алачак.

Бу көнне кунаклар өчен концерт программасы белән татар эстрадасы йолдызлары һәм шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, чәй фестивалендә казанлылар самавыр парадын күзәтә, милли тәм-томнардан авыз итә ала. Чәй сәнгатен яратучылар “Чәй турында” дип аталган китап базарында була ала. Моннан кала, бәйрәм кунакларын чәй өстәле һәм татарларда чәй эчү сәнгате турында практик семинарлар, төрле илләрдә чәйләү сәнгате буенча лекторийлар, бәйге һәм викториналар көтә. Кечкенә кунаклар өчен интерактив уеннар әзерләнгән.

Чәй бәйрәме 14.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Фестивальгә керү түләүсез.

Чара “Иске шәһәр” префектурасы каршындагы “Тарихи мохит” МБУ ярдәмендә уздырыла.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*