tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Искешәһәр татары Серай Эрдоган «Казан сөлгесе» фестивалендә беренче урын алган

Искешәһәр татары Серай Эрдоган «Казан сөлгесе» фестивалендә беренче урын алган

«Сәйдәш» мәдәният үзәге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Казан сөлгесе» V Халыкара халык җыр һәм бию фестивален уздырган. Халык инструменталь музыкасы номинациясендә Төркиянең Искешәһәр каласыннан Серай Эрдоганга «Айрылмагыз» һәм «Сафия такмаклары»н җырлаган өчен, беренче урын лауреат исеме бирелгән. Бу хакта Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова сөйләде.

«Мин Искешәһәр татарларыннан булам. Милләттәшләремне сәламлим, бәйрәм белән котлыйм», — диде үзе турында музыка укытучысы булып эшләүче Серай Эрдоган. Серай әйтүенчә, аның әтисе — татар, әнисе — Кырым татары. Бәйгедә ул Искешәһәр татарлары мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы исеменнән катнашкан.

Конкурс 2020 елның 28-30 августында узган. Серай Эрдоган анда онлайн катнашкан. «Казан сөлгесе» проектының төп максаты — бөтен дөньяда милли мәдәниятләрнең күптөрлелеген күрсәтү, музыка сәнгатен саклау һәм үстерү, талантлы башкаручыларга ярдәм итү һәм аларның рухи-әхлакый үсеше», — диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*