enrutat
Баш бит / Ислам мәдәнияте музеенда Шамил Закиров туплаган Коръәннәр күргәзмәсе ачылды
Ислам мәдәнияте музеенда Шамил Закиров туплаган Коръәннәр күргәзмәсе ачылды

Ислам мәдәнияте музеенда Шамил Закиров туплаган Коръәннәр күргәзмәсе ачылды

Бүген Ислам мәдәнияте музеенда «Дөнья халыклары телләренә тәрҗемә ителгән Коръән» күргәзмәсе ачылды. Ул Шамил Закировның 75 еллыгына багышланды. Ачылышта «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты.

«1995 елның Ураза гаете көнендә Кол Шәриф нигезенә беренче таш салына. Шул көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров төзеләчәк мәчетнең китапханәсенә китаплар тапшырырга кирәк дигән нәзер бирә. Әлеге китапханә 13 ел дәвамында тупланды. Моның өчен Шамил абыйга төрле илдә һәм Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләр ярдәм итте», — диде Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев.

Аның сүзләренчә, Кол Шәриф мәчетенә 600дән артык Коръән тәрҗемәләре, дини китаплар, шамаилләр 2008 елда тапшырыла. «Бу Коръәннәр дөньяның төрле почмакларында бастырылган. Рухи күтәрелеш чорында милләттәшләребезнең Шамил абыйның теләгенә кушылуы Коръән Кәримгә карата зур кызыксыну булганын һәм Кол Шәриф мәчетенең ачылуын түземсезлек белән көткәнен күрсәтә», — ди ул.

«Шамил абыйның киткәненә 8 ел. Бик авыр булса да, күнегеп киләм. Ул милләтебезнең кечкенә генә уңышларына да сөенеп яшәде, һәр үзгәрешне тирән мәгънәдә үзе аркылы үткәрде. Милләтебезнең үз диненә кайтуын җаны-тәне белән яратып кабул итте. Аның бөтен гамәлләре милләтнең яшәү рәвешен үзгәртүдә иде. Татар рухын яшәтү өчен үзеннән көч куйды», — дип искә алды Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.

Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева Шамил Закировка бабасыннан калган Коръәнен биргәнен әйтте. «Шуны китапханәне оештыру теләген ишеткәч, бабам Авзалетдин хәзрәттән калган Коръән китапларын Сезнең китапханәгә тапшырырга мөмкинме, дип сорадым. „Әлбәттә, мин каршы түгел“, — диде ул. Милләтебезне дин генә саклый ала, диләр. Биредә шулкадәр бай мирас урын алган», — диде ул.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы җитәкчесе Айрат Сибагатуллин Шамил Закиров турында «аның күңеле киң, йөрәге җылы иде» дип искә алды. «Аның җылысы барыбызга да тарала торган иде. Ул зур йөрәкле кеше иде», — диде ул. «Монда без Шамил Закировның үзеннән соң калдырган бер өлешен күрдек. Ул төрле өлкәдә үз-үзенә эш таба иде, халкыбызга шуның файдасы булсын дия, иде», — ди Татарстанның халык артисты Айдар Хафиз.

«Китапларның бүләк ителү турында язулары бар, аларның кайберләрендә „Кол Шәриф мәчете Коръән китапханәсе“ дигән махсус мөхерне күрергә була. Шамил Закиров үз коллекциясендәге китапларны шулай билгеләгән. Аерым нөсхәләрне ул Россиядә туып-үскән, чит илләрдә яшәүчеләргә һәм иҗатташ хезмәттәшләренә бүләк иткән», — дип аңлатып үтте Илнур Низамиев.

Шамил Закиров (1945-2012) — җәмгыять һәм театр эшлеклесе. Ул Казан Кремленә 613 уникаль экспонат тапшырган. Алар арасында Коръән, Изге китап тәрҗемәсе һәм шәрехләмәсе, коръән фәннәре буенча хезмәтләр, шамаилләр, декоратив-гамәли сәнгать предметлары бар. Әлеге күргәзмә октябрь азагына кадәр дәвам итәчәк.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*