tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев: Мәдәният алгы планга чыга
Минтимер Шәймиев: Мәдәният алгы планга чыга

Минтимер Шәймиев: Мәдәният алгы планга чыга

«Проблемалар беркайчан бетми, ләкин мәдәният алгы планга чыга», — дип белдерде бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан ратушасында Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында.

«Мин сөенеп утырам, әле мондый хәл булганын хәтерләмим. Өченче срокка сайланган Рөстәм Миңнехановның икенче эш көне. Күптән түгел генә Ольга Борисовна Россия Федерациясе мәдәният министры булып эшли башлады. Алар бергә мәдәният проблемалары турында сөйләшә. Бу республика үсеш алуының ачык күрсәткече, республика мәдәният проблемалары белән шөгыльләнүне мөһим саный», — диде Минтимер Шәймиев.

«Барыбызга да иҗади уңышлар. Бу безнең үсеш күрсәткече, эш уңышлы барыр дип ышанам», — диде Дәүләт Киңәшчесе.

Утырышта Татарстан мәдәниятенең 2020-2025 елларга һәм 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе проекты турында сүз барды.

«Барлык фикер алышулардан соң массакүләм чара уздыру, аны финанслау, башка норматив актлар белән дә тәэмин итү кирәк булачак. 15 октябрьгә кадәр Хөкүмәттә бу стратегияне ТР Министрлар Кабинеты белән расларга кирәк», — дип тәмамлады утырышны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*