Испаниянең Аликанте шәһәре янындагы курорт зонасында урнашкан “Tatar Camp for kids in Spain” лагере өченче ел рәттән июль-август айларында төрле илләрдән татар балаларын җыя.

Бельгия татарлары җәмгыяте җитәкчесе сүзләренә караганда, Испаниянең Урта диңгез буендагы татар лагерена бу көннәрдә Актаныштан балалар килде. Алар Европа балалары өчен укытучы ролен дә башкара.
“Tatar Camp for kids in Spain” өчен әйдаманнарны Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет юллаган. Актаныш балалары Испаниядәге татар лагерендә татар милли мәдәниятенең чын илчеләре, ди Лилия Вәлиева.