tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Испаниядә татар лагере эшли
Испаниядә татар лагере эшли

Испаниядә татар лагере эшли

Испаниянең Аликанте шәһәре янындагы курорт зонасында урнашкан “Tatar Camp for kids in Spain” лагере өченче ел рәттән июль-август айларында төрле илләрдән татар балаларын җыя.

“Европада яшәүче ватандашларыбыз өчен балаларның татарча сөйләшүен ишетү мөһим. Кызганычка, ата-аналар үзләре дә татар телен бик начар белгәнлектән, көнкүрештә рус яки җирле телләрне куллана. Балаларын туган телен өйрәнүгә өнди дә алмый. Бельгия татарлары гамәлгә керткән проект туган телне яшь буынга өйрәтү максатын күздә тота, ата-аналарга бу омтылышларында ярдәм итә”, – ди “Tatars in Belgium” иҗтимагый оешмасы рәисе Лилия Вәлиева.

Бельгия татарлары җәмгыяте җитәкчесе сүзләренә караганда,  Испаниянең Урта диңгез буендагы татар лагерена бу көннәрдә Актаныштан балалар килде.  Алар Европа балалары өчен укытучы ролен дә башкара.

“Tatar Camp for kids in Spain” өчен әйдаманнарны Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет юллаган. Актаныш балалары Испаниядәге татар лагерендә татар милли мәдәниятенең чын илчеләре,  ди Лилия Вәлиева.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*