tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсе татар мохтариятендә яңа җитәкчесе
Пенза өлкәсе татар мохтариятендә яңа җитәкчесе

Пенза өлкәсе татар мохтариятендә яңа җитәкчесе

Пенза төбәк татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Бакир Акҗегетов урынына Пенза өлкәсе Дәүләт Думасында ЛДПР фракциясе башлыгы, “Сияние” иганәчелек фонды идарәсе рәисе Җиһанша Туктаров билгеләнде. Яңа рәис иҗтимагый оешманың башкарма комитеты утырышында тәкъдим ителде.

Бакир Акҗегетов әлеге вазыйфадан үз теләге белән баш тартты. Ул автономиянең башкарма комитетында һәм президиум составында кала.

“Ышаныч белдерүегез өчен рәхмәт белдерәм, безнең татар мәдәнияте, иманы, әби-бабаларыбыз гореф-гадәтләре, теле, җырлары, биюләренә битараф булмаучыларның ярдәменә өметләнәм. Татар иҗтимагый һәм дини оешмалар, төбәк милли мохтариятләр белән хезмәттәшлеккә өмет итәм”, – дип язган Җиһанша Туктаров Facebookтагы битендә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*