tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижау шәһәрендә гөрләп чәк-чәк бәйрәме үтте
Ижау шәһәрендә гөрләп чәк-чәк бәйрәме үтте

Ижау шәһәрендә гөрләп чәк-чәк бәйрәме үтте

Татар халкының милли ризыклары бик күп. Шулардан иң дәрәҗәлесе чәк-чәк. Биш ел рәттән инде Ижау шәһәрендә чәк-чәк бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмне “ИМАН” татар яшьләре оешмасы үткәрә. Елдан – ел бәйрәмнең дәрәҗәсе зурая бара. Баштагы ике елда бәйрәм урамда үткәрелде, ә соңгы өч елда мәдәният йортларында үткәрелә. Бу бәйрәм быел “Тимер юлчылар” мәдәният йортында узды. Тамашачылар белән зал тулы иде.

Бәйрәмгә килүчеләр ихтибар итмичә калмаган дыр, залда балалар күп иде. Алар барысы да диярлек башлангыч сыйныфта бер дә уйламаган, телгә алынмаган Ижау шәһәренең Ленин районында урнашкан 20нче санлы урта мәктәп укучылары иде. Бу мәктәптә татар сыйныфы юк, ә биредә 30-40% татар балалары укыйлар икән. Бу эшне(чәк-чәк бәйрәменә килүне) оештыручы ата-аналар комитетында мәдәни чаралар буенча эшләүче Сентякова Эльмира Илгиз кызы була. Балаларга милли тәрбия биргән өчен аңа зур рәхмәт. Бу мәктәп укучылары Казандагы “Милләтебез хәзинәләре” исемле ял лагерендә да булалар, Удмуртиядә үткәрелүче “Йолдызлар яңгыры” музыкаль фестиваленда дә катнашалар. Укучылар мәдәният һәм пешекчелек белән кызыксыналар икән. Алар чәк-чәкләргә яхшы бәя биреп рәхмәтләр әйттеләр. Бу башлангыч татар сыйныфлары булган мәктәпләргә дә үрнәк булсын, ә инде 20нче мәктәп укучыларына, барлык коллективка “Әфәрин” дип рәхмәт әйтәбез.

Бәйрәмебезне зурлап министрлыклардан да кунаклар килде. Алар “ИМАН” оешмасының эшләрендә актив катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырдылар. Безнең эшебезне зурлаганнары өчен аларга зур рәхмәт.

Безне хөрмәт итеп Казаннан да 10 кешелек делегация килде: Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин, аның ярдәмчесе Гөлназ Бәдретдин, “Ялкын” журналы директоры-баш редакторы Йолдыз Миңнуллин; Казанның яшь җырчысы Рәмил Закиров һәм башкалар. Бәйрәм алдыннан алар халыклар дуслыгы йортында җыелыш үткәрделәр. Шушы җыелышта Казан кунаклары безне үз эшләре белән таныштырдылар: видеороликлар, фотосүрәтләр күрсәтеп алдагы көннәрдә “ИМАН” берлегенең эшчәнлегенә яңа тәкъдимнәр ясадылар.

Чәк-чәк бәйрәмендә катнашучылар саны быел 16-га җитте.Соңгы өч ханым кичә башланыр алдыннан гына чәк-чәкләре белән килеп керделәр. “ИМАН”лылар бу очракта да югалып калмадылар. Бәйрәмдә катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырылды. Кичәне күңелле итеп үткәрү өчен “ИМАН” оешмасына спонсорлар күп ярдәм иттеләр. Аларның барысына да зур рәхмәт.

“ИМАН” яшьләре кичәне үткәрү өчен зур көч куеп әзерләнсәләр дә, аларга рәхмәт сүзләре бик аз булды. Кичә ахрына якынлашып килгәндә алып баручылар тамашачыларга сүз бирделәр.Ләкин залдан мактап та, хурлап та сәхнәгә менеп сүз әйтергә теләүчеләр булмагач минем әнием Асия Әхмәтова кыюлыгын җыеп сәхнәгә күтәрелде һәм аның барыбызга да рәхмәт сүзләре җиткерүенә бик сөендек.

Бу бәйрәмнең иң катлаулы эше сәхнәдә фәрдә ябылу белән тамашачыларга чәк-чәк белән чәй авыз иттерү. Бу катлаулы эшне дә без уңышлы гына башкарып чыктык. Ә чәк-чәк бәйрәменең җиңүчеләре:

1 урын: Сәләхова Сәрия

2 урын: Шарифуллина Зәйтүнә

3 урын: Галиуллина Гөлфирә

Бәйгедә катнашучылар һәм тамашачылар белән җылы мөнәсәбәттә очрашуга без бик шат. Барысына да “ИМАН” татар яшьләре оешмасы уздырган “Чәк-чәк бәйрәменә” килгәннәре өчен зур рәхмәт.

Зөлфия Әхмәтова, Ижау шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*