tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлкигә эш сәфәре – татар гимназиясе ни хәлдә?
Әлкигә эш сәфәре – татар гимназиясе ни хәлдә?

Әлкигә эш сәфәре – татар гимназиясе ни хәлдә?

25 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәрләре Илдар Миңгәрәев һәм Татарстандагы татар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Данис Шакиров Татарстанның Әлки районында эш сәфәре белән булып кайттылар.

Әлки районы үзәге – Базарлы Матак авылындагы Нәби Дәүли исемендәге татар гимназиясендәге хәлләр торышы күзәтелде. Бу уку йорты Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының аерым игътибарында тора. Берничә ай элек әлеге гимназиядә укучы балаларның ата-аналарыннан борчулы хат килгән иде. Анда алар гимназиянең чынлыкта татар мәктәбе булудан ерак торуын ачынып язганнар иде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бу һәм башка татар мәктәпләрендәге вәзгыятьне күз угында тота.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре күңелле вазифа да башкардылар. Әлки районындагы БТК БК вәкиле, “Әлки хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Азат Низамиевне юбилее белән котладылар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*