tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижау татарлары осталыкларын күрсәтте
Ижау татарлары осталыкларын күрсәтте

Ижау татарлары осталыкларын күрсәтте

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia)-2020» VIII Милли чемпионаты финалында Удмуртия студентлары һәм мәктәп укучылары дүрт призлы урын яулады. Тагын 14 кеше 700дән артык балл җыеп, һөнәри осталык билгеләренә лаек булды. Алар арасында Ижау сәнәгать-икътисад көллияте студенты Альбина Газизова да бар.

Альбина быел әлеге көллиятнең «Мәгълүмат системалары (тармаклар буенча)» бүлеген тәмамлаган. «Яшь профессионаллар — 2020» VIII Милли чемпионаты финалында “Мәгълүмати модельләштерү технологияләре” компетенциясендә катнашкан.

“2019 елның августында Казанда узган дөнья чемпионатында волонтер булып катнаштым. Үзем өчен шулкадәр күп энергия туплаган идем. Әлбәттә, көллият укытучылары конкурсант булып катнашырга тәкъдим иткәч, баш тартмадым. Быел коронавирус аркасында чемпионатны беренче тапкыр дистанцион форматта уздырдылар.

Без төзелеш технологияләре техникумы мәйданчыгында катнаштык, командада ике кеше идек. Баш эксперт һәм аның урынбасарлары ярышлар барышын күзәттеләр һәм регламентның төгәл үтәлешен тикшереп тордылар.

Чемпионатның әлеге форматта узуының уңай һәм тискәре яклары да бар иде. Әлбәттә, үз уку йортыңның диварлары эчендә катнашу күпкә тынычрак. Ләкин шул ук вакытта, башка катнашучыларның эшләрен күргәндә, нәрсәне эшләп бетерергә кирәклеген аңлыйсың, бу юлы мондый мөмкинлек юк иде”, — дип сөйләде Альбина.

“Минем өчен иң мөһиме – җиңү түгел, ә чемпионат барышында алынган тәҗрибә, белем. Без үз белемебезне практикада куллана, төрле проектлар белән эшли алдык. Бу миңа киләчәктә, һичшиксез, кирәк булачак”, — ди ул.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*