tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда татар теле курслары ачалар
Ижауда татар теле курслары ачалар

Ижауда татар теле курслары ачалар

Ижауның Үзәк мәчетендә татар теле курслары ачыла. Бу хакта Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәр шимбә көнне телне яңа үзләштерә башлаучылар өйрәнәчәк, ә якшәмбе көнне дәресләрне инде икенче ел шөгыльләнүчеләр өчен үткәрәчәкләр. Быел укучыларны хатын-кызлар һәм балалар төркемнәренә бүлгәннәр. Дәресләр уен формасында да, дәреслек буенча да узачак.

Курсларга төрле милләт кешеләре килә. Башта алар татарча бер генә сүз дә диярлек белми, әмма берникадәр вакыттан соң аңлый һәм хәтта сөйләшә дә башлый. Безнең курслар- телне саклап калуның бер формасы, шуннан башка ул юкка чыгарга мөмкин, – ди татар теле укытучысы Тавкилә Тулбаева,

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*