tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда яшәүче яшь рәссам Гүзәлия Дудина күршеләренә көн саен бәйрәм бүләк итә
Ижауда яшәүче яшь рәссам Гүзәлия Дудина күршеләренә көн саен бәйрәм бүләк итә

Ижауда яшәүче яшь рәссам Гүзәлия Дудина күршеләренә көн саен бәйрәм бүләк итә

Гүзәлия Дудина яши торган күпкатлы йортның подъезд диварларын дистәләгән рәсемнәр бизи. Ижауда яшәүче яшь рәссам әнә шулай күршеләренә көн саен бәйрәм бүләк итә. Подъездга килеп керү белән үзеңне серле бер дөньяга эләккән кебек хис итәсең.

“Болар барысы да мин әле укыган чорда ясаган рәсемнәр. Аларның һәрберсе дә тормышымның ниндидер берәр мизгеле белән бәйле. Менә монда әти-әнием яшәгән йорт сурәтләнгән. Ә бу натюрмортта укытучымның стаканы”, – дип сөйләп китте ул.

Үзе яшәгән подъездның өч катында 50 дән артык эш урын алган. Әйтерсең лә рәсемнәр галереясы. Рәсемнәр арасында табигать күренешләре дә, кино, мульт­фильм геройлары да бар. Барысы да ватман кәгазьләренә төшерелгән.

“Әлеге фикер әнием өйдә күпләп җыелган рәсемнәрне каядыр куярга кушкач барлыкка килде. Подъездны да инде күптән бизисем килгән иде. Тик яшь әни булгач, моңа вакытым җитмәде. Шуңа күрә рәсемнәремне подъездга эләргә булдым. Фатирдан чыкканда һәм кергәндә, кешеләрнең дә күңеле күтәрелсен дип тырыштым. Без матурлыкны үзебез тудырабыз”, – дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Гүзәлиянең кулыннан кечкенәдән үк пумала, буяулар төшмәгән. Башта сәнгать мәктәбен тәмамлаган, соңыннан УдДУда дизайнер һәм рәссам һөнәрен үзләштергән. Бала белән декрет ялына чыкканчы, диварларга рәсем төшерү белән шөгыльләнгән.

“Үз-үземне белә башлаганнан бирле рәсем ясарга яратам. Бу шөгыль – бөтен тормышымның мәгънәсе. Сәнгать аркылы күп нәрсәгә өйрәнергә була. Миңа гаиләм, ирем күп көч бирәләр. Балам – илһам чыганагы. Тырышсаң, һәр һөнәр бәхет тә, керем дә алып килә ала”, – ди Гүзәлия.

Яшь рәссамның эшләрен күршеләре дә хуплаган. Подъездның шулай бизәлүенә каршы килүче, әлеге матурлыкны бозарга теләүчеләр булмаган.

“Килеп керү белән бу хозурлыкны күреп шаккатасың”, – ди күршеләр.

Аның алга таба да иҗат итүен телиләр. Рәссам үзе дә туктарга җыенмый. Максаты – йортның һәр подъездын бизәү.

Нәзир Ногманов

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*