tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 85 яшьлек юбилее уңаеннан хөрмәтләделәр
85 яшьлек юбилее уңаеннан хөрмәтләделәр

85 яшьлек юбилее уңаеннан хөрмәтләделәр

Түбән Новгород өлкәсенең Кочко-Пожар мәчете азанчысы Аманулла абый Аминовны 85 яше уңаеннан Россия мөселманнары Мөфтиләр советының “Рухи бердәмлек өчен” медале, өлкә Диния нәзарәте һәм дә үз исеменнән Рәхмәт хатлары белән Сергач, Спас һәм Кнәген районнары баш имамы Марат хәзрәт Салахетдинов бүләкләде, бәйрәм сәбәпчесен ихластан олуг юбилее белән котлады, дин юлында озак еллар дәвамында куйган игелекле хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм хөрмәтле юбилярга Коръән тапшырды.

Авыл мәчете ашханәсендә олуг юбиляр хөрмәтенә балалары тарафыннан корылган аш табыны артында элекке “Авангард” колхозының тәҗрибәле тимерчесен, хөрмәтле хезмәткәрен, оста калайчы һәм пайкалаучы буларак дан-абруе тирә-як авылларга да таралган Аманулла абыйны шулай ук авыл администрациясе башлыгы, “Туган як” һәм “Татар радиосы” җитәкчеләре, туганнары, якыннары кайнар котладылар, изге теләкләрен юлладылар.

Аманулла абый хатыны Рауза апа белән 62 ел бергә яшәп киләләр һәм шул дәвердә аларның гаиләсендә гел җылы мөнәсәбәтләр генә хөкем сөрә. Алар кабызган гаилә учагы тагын озын-озак еллар бала-оныкларына җылы өләшеп, яктылык чәчеп янсын иде. Аманулла абый якыннары өчен генә түгел, ә Кочко-Пожар бар халкы өчен үрнәк гаилә башлыгы, үз һөнәренең остачы һәм авылның хөрмәтле аксакалы булып тора.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ 

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*